Инфляцияне ничек авызлыкларга?

Владимир Путин Хөкүмәт чиновникларына 1 ноябрьгә кадәр дөнья базарындагы азот ашламалар, металл продукциясе һәм азык-төлек бәяләренең тотрыксызлыгы Россиягә тәэсир итмәсен өчен ниләр эшләргә икәнен уйлап табарга кушты.

Димәк, якындагы көннәрдә бәяләрнең яңа күтәрелеше көтелә һәм моңа дөнья базарындагы хәлләр гаепле дип күрсәтелә. Инфляцияне импортлау дигән нәрсә бар инде ул үзе барын. Чит илләрдәге дефицит һәм бәяләр күтәрелеше безгә дә бик каты итеп суга. Азот ашламаларына бәя күтәрелү турында вице-премьер Новак чаң сукты. Ул Европада аммиак җитештерүче куәтләрнең 50 проценты тукталуы һәм азотлы ашламаларга бәяләрнең ике тапкыр үсүе, моның бездә дә азык-төлек бәясен күкләргә чөячәге турында сөйләп югарыдагыларны ваемсызлык йокысыннан уятырга тырышты. Әмма безнең үзебездә ул тышкы проблемалардан башка да ризык бәяләре чәчләрне үрә торгызырлык булып ята бит. Карабодайның болай да янына якын килерлек түгел иде, аңа тагын бәя өстәргә җыеналар, имеш. Башка ашау кирәге дә кимен куймый. Аңа тагын чит базарлардагы ашлама бәясе дә үз өлешен кертсә, чыдарлык булмаска мөмкин. Моны Кремльдә яхшы аңлыйлар. Күрәсең, Үзәк Банкның төп ставканы күтәрүе һәм тагын күтәрәчәге эшкә булышасына ышанып бетмиләр.

«Российская газета» үзенең соңгы санында без кичә әйткән фикерне кабатлый. Процент ставкасын күтәрү бәяләр үсешен туктатмый, көчәйтә генә, ди. Тәрҗемәсез генә бирик әйдә. Икътисадчы Яков Миркин яза: «Высокий ссудный процент превышает рентабельность по ряду отраслей. Он сам по себе источник инфляции, включается в издержки производства». Без бу фикерне Миркинга караганда бер көн алдан әйттек.

«Российская газета» авторы инфляцияне ничек туктатырга дигән сорауга үзенчә җавап бирә. Ул нефть сатучы Россияне шулай ук «кара алтын» базарын кулында тотучы Норвегия белән чагыштыра да, норвегларда инфляция 4,1 процент кына, бездә 7,4 дип, норвеглар файдасына нәтиҗә ясый (еллык инфляция 7,4 процент кына булса, бу юлларның авторы барып Миркинны кочаклап-үбеп кайтырга акчасын кызганмас иде, тик, кызганыч, ул кәгазьдәге инфляция генә шул). Миркин әфәнде норвег инфляциясенең түбәнрәк булуын, аларда Үзәк Банк ставкасының 0 процент кына булуын әле генә 0,25 процентка күтәрелүеннән күрә. Шуңа күрә аларда ипотека 2–2,5 процент кына, ди. Бездә дә кредит арзанлы булса, бәяләрне йөгәнләп, инфляциянең теш урты арасына авызлык та тыгып булыр иде, ди.

Монысы да эшли торган фикер түгел инде аның. Язмасының башында ул башка Көнбатыш дәүләтләрендәге түбән, хәтта минуслы төп ставкалар турында яза. Әмма бит Европада һәм Америкада да бәяләр күккә аша соңгы вакытларда. Кремльдә инфляция шулардан бәреп керә дип борчыла башладылар бит инде. Шулай булгач, Миркин язмасын чүплеккә ташласак та, берни югалтмыйбыз. Бәяләрне йөгәнләүнең ысуллары бар ул, тик алар олигархларга һәм финанс мафиясенә китереп суга һәм файдаланып булмый. Хөкүмәт түрәләре 1 ноябрьдән соң Путинга ни дип җавап бирерләр икән, шуны көтик әйдә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: interfax.ru


Фикер өстәү