Банкта топ-менеджер булып эшләгән ирнең үзен һәм гаиләсен үтергәннәр

Мәскәүдә «Смоленск банкы»ның элеккеге топ-менеджеры Михаил Яхонтовның үзен, хатынын һәм 8 яшьлек баласын үтергәннәр. Аларның мәетләре башкаланың Мосфильм урамындагы фатирда табыла.

Хәзерге вакытта үтерү сәбәпләре ачыклана. Криминалистлар һәм тикшерүчеләрнең берничә фаразы бар. Төп сәбәп финанслар белән бәйле булырга мөмкин. Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәскәү Прокуратурасы әлеге шау-шу куптарган җинаять эшен контрольгә алган. Мәрхүм Яхонтовка 57 яшь, хатынына – 39 яшь, ә улына нибары 8 яшь булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларны буып үтергәннәр.


Фикер өстәү