Чаллыда газ шартлап гомере өзелгән кызның гаиләсенә 1 миллион сум биргәннәр

Чаллыда газ шартлау сәбәпле гомере өзелгән кызның гаиләсенә 1 миллион сум акчалата ярдәм күрсәткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм чарасын Татарстан Хөкүмәте билгеләде. Җирләүне оештыру чыгымнарын Автошәһәр башкарма комитеты үз өстенә алган. Кызны бүген соңгы юлга озаттылар.

Шартлаудан зыян күрүчеләр 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акча алачак. Алар өчен шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә каралган. Сүз 10 мең сум турында бара. Моннан тыш, кешеләргә югалган мөлкәт хакын компенсацияләячәкләр, дип хәбәр иттеләр җирле мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә.


Фикер өстәү