Йод җитмәүне авитаминоз белән бутамагыз!

Күп кеше организмга йод җитмәүне авитаминоз белән бутый. Аның өчен икесенең дә билгеләре бер үк. Һәр ике очракта да кешене даими арыганлык, еш салкын тию, тырнакларның сынучанлыгы, чәч коелу кебек билгеләр борчый.

Йод дефициты сәламәтлек өчен бик куркыныч. Калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый. Үсеп килүче организм өчен йод җитмәү аеруча куркыныч. Ул өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ә өлкәнрәк балалар үсештә артта кала, гәүдә авырлыгы арта һәм еш авырый. Йодка кытлык гормоннар синтезы бозылуга да китерә.

  1. Организмның йодка кытлык кичерүеннән котылу өчен, иң беренче чиратта йодка бай ризыклар белән тукланырга кирәк. Атнага 2-3 тапкыр диңгез балыгыннан пешерелгән ризыклар кулланыгыз. Минтай балыгыннан әзерләнгән 80 граммлы 1 порция ризык организмда тәүлеклек йод нормасын тәэмин итә ала. Диңгез кәбестәсе шулай ук йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып санала. Тәүлегенә 200 грамм шундый су үсемлекләре куллану сезнең организмны кирәкле микроэлементлар белән баетачак.
  2. Йодлаштырылган тоз белән “дуслашу” да зыян итмәс. Аның организмга кирәкле тәүлеклек күләме 5 граммны тәшкил итә. Бу – бер чәй кашыгы тоз дигән сүз. Әмма шуны исегездә тотыгыз: йодлаштырылган тозны әзер ризыкларга гына өстәргә кирәк. Чөнки пешергән вакытта йодның күп өлеше парга әйләнеп юкка чыга. Ә дозировканың артуы сәламәтлеккә зыяннан башка бернинди файда да китерми.
  3. Йод кишер, томат, баклажан, суган, җиләк-җимештән әфлисун, фейхоа, бакча җиләге, хөрмә, алмада һәм әстерхан чикләвегендә бар. Аларга да өстенлек бирергә тырышыгыз.
  4. Йод дефициты — мәкерле авыру. Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була. Көчле ару-талу, даими стресслар һәм дөрес тукланмау калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуга китерә.

Фикер өстәү