• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

    Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

    «Кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган»

    «Кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган»

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 4–10 июль

    Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»

    Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»

    Мөслим кызыклары

    Мөслим кызыклары

    Биология укытучысы Нурисә Ибәтуллина: «Яшел, зәңгәр йомыркаларга чират зур»

    Биология укытучысы Нурисә Ибәтуллина: «Яшел, зәңгәр йомыркаларга чират зур»

    «Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми»

    «Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми»

    Черновик

    Һөнәр сайлаганда. Әти-әни кушканга түгел

    Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»

    Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»

    Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»

    Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»

    Әтиләр әни булып эшли. Бала тәрбияләүче әтиләргә тиешле пособиелар

    Әтиләр әни булып эшли. Бала тәрбияләүче әтиләргә тиешле пособиелар

    «Адәм баласы, корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана»

    «Адәм баласы, корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бакчачыларны борчыган ИҢ ПОПУЛЯР сорауларга ҖАВАПЛАР

    Бакчачыларны борчыган ИҢ ПОПУЛЯР сорауларга ҖАВАПЛАР

    Сыек сабынның катысыннан аермасы нидә?

    Сыек сабынның катысыннан аермасы нидә?

    Табиб-дерматовенеролог: Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш

    Табиб-дерматовенеролог: Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш

    Өректән бәлеш эчлеге ясау ЫСУЛЫ

    Өректән бәлеш эчлеге ясау ЫСУЛЫ

    Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?

    Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?

    Төче чиянең сабагы да файдалы

    Төче чиянең сабагы да файдалы

    Бакча җиләге һәм лимоннан бик тәмле джем ясау ЫСУЛЫ

    Бакча җиләге һәм лимоннан бик тәмле джем ясау ЫСУЛЫ

    Кәбестә яфракларындагы корткычны бетерү ЫСУЛЫ

    Кәбестә яфракларындагы корткычны бетерү ЫСУЛЫ

    Бакчачыларны борчыган 3 сорауга ҖАВАП

    Бакчачыларны борчыган 3 сорауга ҖАВАП

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәдәният

Гармунчы Рөстәм Вәлиевнең хатыны: Сагынмаган, юксынмаган көнем юк…

- ieditor
27.10.2021
- Мәдәният, Язмыш
0
Гармунчы Рөстәм Вәлиевнең хатыны: Сагынмаган, юксынмаган көнем юк…
0
Карулар
Share on Twitter

Быелның октябрь ае ахырында халкыбызның сөекле улы, гармуннарда үзәк өзгеч итеп уйнаучы Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, сөеклебезнең бакыйлыкка күчүенә дә җиде ел. Сагынмаган, юксынмаган көнебез юк.

Мин Рөстәм белән танышканда ул Габдулла Тукай исемендәге филармониядә, бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров бригадасында эшли иде. Минем исә Самара шәһәренең «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөргән вакытым. Самара егете Рөстәм, җае чыккан саен, туган төбәгенә – әти-әнисе, туганнары янына кайта һәм һәр кайтуында диярлек «Ялкынлы яшьлек»не дә барлап чыга. Мин үзем – Азнакайда үскән кыз, Казанда медицина институтын тәмамлагач, яшь белгеч буларак, юллама белән Самарага җибәрелгән идем. Биюгә хәвәслегем ансамбльгә дә якынайтты. Эштән соң атнага өч тапкыр ансамбльгә килеп, үз телебездә аралашып, җырлап-биеп, канатланып кайта идем. Шулай бер көнне ансамблебез җитәкчесе Илгиз абый Колючев тиздән Самарага Илһам абый Шакиров бригадасы киләчәген әйтте. «Безнең Рөстәм дә кайта, алар белән очрашу оештырачакбыз», – диде.

Минем исә Илһам абыйның концертына бару күптәнге хыялым иде, шуңа да очрашуны көтеп тормастан, концертка билет алдым. Зал шыгрым тулы. Концерт «Совет Армиясе маршы» белән башланып китте. Илһам абый «Карурман»ны җырлап килеп чыгуга халык дәррәү торып басып, кул чабарга кереште. Өч сәгатькә якын барган концертта моң дәрьясына чумып, туган ягыма кайткандай булдым. Илһам абыйга өч баянчы уйнап торды. Шуларның берсе – Рөстәм белән Илһам абый якыннанрак таныштырды. «Бу егет – сезнең якташыгыз, бик талантлы, тәртипле, белемле егет», – диде ул һәм кулындагы чәчәк бәйләмнәрен аңа тапшырды. Озын буйлы, кабарып торган бөдрә чәчле гармунчы егет исә чәчәкләрен алдагы рәттә утырган ханымга бирде. Бу ханым Рөстәмнең әнисе икән, концертка әти-әнисе, барлык туганнары җыелып килгәннәр. Шул чакта: «Синең булачак ирең менә шушы Рөстәм инде», – дисәләр, мин аптырап калыр идем, чөнки сәхнә кешеләре, профессиональ артистлар минем өчен бөтенләй икенче дөнья кешеләре иде, гәрчә шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп, спектакльләрдә уйнап үссәм дә.

Икенче көнне Илгиз абый вәгъдә иткән очрашу да булды. Очрашу азагында без үз осталыкларыбызны күрсәттек. Очрашу тәмамлангач, иптәш кызым һәм биюче егет белән өчәүләп чыгып киләбез, шунда Рөстәмгә юлыктык. Миңа карап: «Нинди чибәр кыз», – диде дә биюче егеттән: «Синең сеңлеңме әллә?» – дип сорады. «Юк», – дигән җавап бирелде. Икенче көнне ансамбль белән зур автобуска төялеп, Тольятти шәһәренә концерт куярга киттек. Рөстәм дә безнең белән барды. Юлда да, концерт вакытында да ул миңа карап-карап алса да, берни дә дәшмәде, яныма да килмәде. Юлда башка кызлар-егетләр белән уйнап-көлеп, шаярып барганлыгын хәтерлим. Соңыннан әйтүенчә, ул мине шулай күзәткән икән. Кире кайтканда автобуста һич уйламаганда-көтмәгәндә яныма килеп утырды, шуннан танышып-сөйләшеп киттек.

Рөстәмнең бертуган энесе Ренат та ансамбльдә бии иде, кайбер биюләрне без аның белән парлап та биедек әле, тора-бара: «Абый сиңа сәлам әйтергә кушты», – дип сәламнәр дә җиткерә башлады. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгыды, хисләребез кәгазь битләренә төшеп, ике арада хатлар йөри башлады. Рөстәмнең хатларын мин гаиләбез ядкарьләре буларак саклыйм һәм әледән-әле укып, күзләрем яшьләнә. Аларда – яшәү мәгънәсе, тугрылык, киләчәккә өмет.

Өйләнешергә гаризаны Самара шәһәрендә биргән идек. Ләкин кибетләрдә кытлык заманы, безгә яраклы балдаклар таба алмадык. Балдакларны талонга Чаллы шәһәрендә юнәлттек. Ә балдакка талонны исә Чаллыда язылышканнарга гына бирәләр икән. Без инде бу таләпкә риза идек. Туй исә Самарада Рөстәмнәр өендә узды. Рөстәмнең әти-әнисе, туганнары да мине бик җылы, үз кызлары кебек кабул иттеләр. Аллага шөкер, хәзерге көндә Рөстәмнең әнисе – Һәдия Вәлиулла кызы исән-сау. Аралашып яшибез. Ул миңа яратып «кызым» дип дәшә. Каенанам – көчле рухлы ханым. Күңелендә матур хатирәләрне яңартып, тормыш иптәше Шәрифулла, улы Рөстәм, кызы Гөлфия рухларына догаларын укып гомер итә. Кече улы Ренат һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Улыбыз Ислам, кызыбыз Алиянең үз гаиләләре. Әтиләре аларга һәрвакыт үрнәк булды, гадилеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге аларга да күчте, оныкларыбызга да күчә бара.

Рөстәмебез үзеннән матур, җуелмас эз калдырды. Халкыбыз аны, кайда гына гомер итсә дә, зарыгып көтеп алды, соклануын белдереп, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Сәхнәдә дә, тормышта да матур, бәрәкәтле гомер кичерде.

Диләрә Вәлиева

Тэглар гармунчыДиләрә ВәлиевапопулярРөстәм Вәлиевязмыш
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы XV өлкә Сабантуенда катнашты

16:30

Владимир Жаворонков: Пандемия әле бетмәде

15:03

Бала агачка менгән һәм аска төшә алмаган

14:50

Татарстанда 5 яшьлек малай үлгән

13:44

Отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атадылар

12:35

Республикада коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән

11:36

Чистай районында бер гаилә үлгән: җинаять эше кузгатылды

10:29

Әҗәтле кешеләр илдән чыга алмыйчак

09:12

Камилә Вәлиеваның киләсе сезонга планнары турында сөйләделәр

08:00

Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле

16:55

XII Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат ярышларында Вернблум Аш кушаматлы ат җиңде

15:49

2023 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда узачагы билгеле булды

12:08
Күбрәк

ПОПУЛЯР

БДИлар тәмам: «5ле» дә, «2ле» дә бар

28.06.2022

Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Сеңлем юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан…»

27.06.2022

Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

24.06.2022

Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

10.06.2022

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

09.06.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 29 Июн 2022 - 13:03 АнонимБездә халык үзен күрсәтергзә оялмыЙ, ә артык тәкәббер! Үзен бик әйбәт күрсәтә ул, ә Сабантуйда уеннарда катнашуны бик түбән күренеш…Без кемнән оялабыз?
  • 28 Июн 2022 - 23:49 МиләүшәАртистларга 35-55 меңен дә чыгарып салалар, ә хәзрәткә 3 мең дә жәл.Нәрсә кыйммәтрәк йөри соң?Никах укучы мулланың хатыны: «Хәзрәтнең үз таксасы бар, фәлән мең сум түләгез!»
  • 28 Июн 2022 - 08:52 АнонимӘниләр заманында шприцлар юк иде, сарымсак салмадык. Чуар тавык ясыйбыз дип,вак туралган укроп сала идек.Сөт өсте , йомырка!Рәмзия Галләметдиновадан Нурлат ягы сые РЕЦЕПТЫ
  • 27 Июн 2022 - 15:50 АнонимРэхмэт сезгэ, хэр кылган яхшы Эш узегезгэ мене белэн кайтачак!!!Авыру хатынын тәрбияләүче Азат абый: «Сөйләшә алмаса да, рәхмәт әйтә»
  • 25 Июн 2022 - 22:54 РезедэИсэнмесез Гайшэ апанын адресын хэм телефон номерын бирегез эле бик кирэк иде уземэЭч төшүдән дәвалаучы Гайшә апа: «Дәва эзләгәнче, авырмавың хәерле»

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!