Эшләми торган атнада Президент катнашында планлаштырылган барлык чаралар да узачак

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атна игълан ителүгә карамастан, Татарстан хакимияте элеккеге режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

— Эшләми торган атна Президент графигына берничек тә тәэсир итмәячәк. Аның катнашында планлаштырылган барлык чаралар да узачак. Барлык чаралар да куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып үткәрелә. Без Роспотребнадзор кагыйдәләренә таянып, үз эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Хакимият органнарының ялга чыгуы дөрес булмас иде, — диде ул.


Фикер өстәү