30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр тормыш: кемнәр ял итә, кемнәр эшли?

Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атнада республиканың кайсы тармак вәкилләре эшли, кемнәргә ял эләгәчәге турында сөйләде. Шулай ук яңа чикләүләр турында да аңлаттылар.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Татарстанда түбәндәге чикләү чаралары кертеләчәк:

— коронавирус белән чирләмәгән яисә вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция режимы;

— җәмәгать туклануы хезмәтләреннән файдалану өчен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр QR-код күрсәтергә тиеш була. Үзең белән алу һәм өйгә чакырту кебек хезмәтләргә бу кагылмый; спорт үзәге, бассейн, фитнес-үзәк, аквапаркка керү өчен дә код сорала;

— тамаша-күңел ачу чаралары, массакүләм чаралар оештыру тыела;

— 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр кафе-рестораннар эшчәнлеге тыела. Искәрмә булып автовокзаллар һәм аэропортлар тора;

— күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр тыела.

— сәүдә үзәкләрендә балаларга ата-анасыннан башка йөрергә рөхсәт ителми.

15 ноябрьдән театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары өчен дә QR-код системасы кертелә. Кешегә QR-кодның нәкъ менә аныкы булуын расларга кирәк булачак.

Моңа өстәп чикләүләр түбәндәге тармакларга да кагыла:

—  күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, биналарда аттракционнар, шулай ук букмекерлык конторалары, компьютер клублары, боулинг, ломбард эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела;

— ачык мәйданчыкларда сатудан тыш, ярминкә һәм күргәзмәләр үткәрү рөхсәт ителми;

— төнге мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтү тыела.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү