Ана йокларга теләмәгән өчен 8 яшьлек кызын үтергән

Свердловск өлкәсенең Уфа Шигири авылында коточкыч хәл булган. 34 яшьлек хатын 8 яшьлек кызын үтергән. 

Инвалид хатын башта өйләренә ниндидер сакаллы бер ир-ат кереп, кызын үтерүе хакында полициягә  шалтыратып сөйләгән. Соңрак хатын гаебен таныган: кызын үзе үтерүе хакында әйткән.

Барысына да кызның көйсезләнүе һәм йокларга теләмәве сәбәпче булган. Ярсыган ана пычак алган да кызына берничә тапкыр кадаган. Кыз алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Хатын моңа кадәр исәптә тормаган, хәзер ул психиатрия хастаханәсендә тикшерү уза.


Фикер өстәү