Автомобиле булган пенсионерлар өчен салым ташламалары кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев автомобиль хуҗасы булган пенсионерлар өчен ташламалар кертү тәкъдиме белән чыкты.

Шундый эчтәлектәге хатны депутат РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковка юллады, дип хәбәр итә RT.

Парламентарий сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу өлкәдә салым Россия төбәкләрендә төрлечә эшли: кайбер урында двигателе 150 ат көченә кадәр булган автомобиль булса, пенсионерларны аннан тулысынча азат итәләр, ә башка субъектларда 100 ат көченә кадәр егәрлеге булган машиналарның хуҗалары барыбер салымның яртысын түли.

Депутат, кечкенә торак пунктларда җәмәгать транспортына бәйле проблемалар булу сәбәпле, пенсионерларга үз автомобиле булуның кирәклеген әйтә.

«Картлык буенча пенсиягә чыккан гражданнарны двигателе 150 ат көченә кадәр булган бер җиңел автомобильгә транспорт салымын исәпләүдән азат итүнең максатка ярашлы булуын бәявегезне сорыйм», — дип ассызыклады Сухарев.


Фикер өстәү