Синоптик: “Ялларда һава торышы сөендермиячәк”

Тиздән озын яллар башлана. Мәктәп укучыларын каникул, өлкәннәрне ял көтә. Әлеге атнада һава торышы нинди булыр? Без әнә шул хакта Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиевтан сораштык. Баксаң, урамдагы салкын озакка барамаячак икән.

– Бу көннәрдәге салкынча һава үзгәрә ул. Атна ахырына көннәр җылыта. Ә менә төннәрен салкыннар булачак, – ди ул. – Көз үзенекен эшләячәк инде. Ноябрь башында явым-төшем булып торачак. Кар да явар, яңгыры да. Шуңа да бу көннәр күңел күтәрерлек булмаячак.
Әмир абый 7 ноябрьләрдә көннәр тагын бер җылытып алачак дигән фикердә.
– Чын кар декабрь башында ятачак. Дөрес, ноябрьдә дә явар ул. Әмма эрер әле, – ди синоптик.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү