Халык синоптигы: «Ел фасыллары бер ай алдан йөри»

Бу атнада Татарстанга эссе һава торышы яңадан әйләнеп кайта. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев җиткерде.  Алдагы көннәрдә явым-төшемнәр көтелми. Акрынлап һава җылына башлый.

–  6,7 июльдән көннәр җылыта башлый. 9 июльдән кичке температура күтәрелә. Ул 22 градуска кадәр җитәчәк. Көндезләрен исә эссе булачак.  Урыны-урыны белән һава температурасы 33 градуска ук җитәчәк. Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Июль аенда явым-төшем 28 мм  гына яуды. Әле туфракка дым җитми, – ди ул.

Тимур Әүхәдиев, июль ае  беткәнче гадәттәгедән  2 градуска җылырак булачак, ди.

– Эссе булса да, куркыныч давыл, көчле яңгырлар көтелми.  Һава торышының кинәт үзгәрүе метеобәйле кешеләрдә дә чагылмаячак.  Аларның сәламәтлекләренә авырлык килмәячәк. Без әкренләп эссе климатка ияләнеп барабыз, – ди ул.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә, җәйнең бик иртә килүен күзәткәннән соң, ел фасыллары бер айга алга күчә, ди.

– Быел җәй май аенда ук килде бит инде. Июньдә без көтмәгән эсселәр булды. Яңгыры да яуды, гарасаты да булды. Июнь аенда төннәр кыска булгач, көндезге җылы һава суынып бетә алмады. Шунлыктан яңгыр урынына боз да яуды. Эссе көнне килеп чыккан болыт хәерлегә түгел ул. Яңгырның кичке якта яки төнлә яуганы әйбәт, – ди Әмир абый. – Мин  июльне кызу булыр дип көтәм. Аеруча 15–25 июль арасында бик тә эссе булачак. Ул чакта һава температурасы 30 градуска кадәр җитәчәк.

Әмир абый, быел игеннәр дә иртә өлгерде, ди.  Арпа, арыш инде җитлеккән икән. Халык синоптигы августта кыраулар төшәр дип тә борчыла. Быел яз башында сыерчык бураны һәм шомырт салкыннары булмады. Шуңа да синоптик август аенда салкынча көннәр булып, кырау төшәр дип фаразлый.

– Көннәр эссе тору – безнең файдага түгел. Вакытында яңгыры да яусын, җиле дә иссен иде. Шул вакытта давыллар, өермәләр дә булмас. Әмма табигатьнең – үз законы. Аңа каршы бара алмыйбыз. Яңгыры коеп китә, бозы ява, давылы куба.  Хәзер сынамышларның кайсы туры килә, кайсы юк. Шуңа да яхшыга юрыйк, – ди ул.

Эссе көннәр аркасында Татарстанның 38 районында  гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да үз фикерен җиткерде.

–  Республикадагы һава шартларының тотрыксыз булуы, явым-төшемнең тиешенчә булмавы авыл хуҗалыгы культураларын  куркыныч астына куя, – дигән ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү