Халык синоптигы: «Быел кыш озын, җәй кыска булыр»

Кыш үзенекен итә. Ел башыннан кар да ишеп яуды, бураны да дулап ала. Инде битләрне чеметтергән салкынга ияләшеп кенә бетәбез, көннәрне сындырып куя. Әмма күңел сөенә – узган елның язы иркә, җәе җылы, көзе  алтын иде. Әле тагын салкыннар булырмы? Язны кайчан көтәргә? Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче, газетабызның даими синоптигы Әмир Шәрәфиевтән әнә шул хакта сораштык.

– 2010 елда корылык булгач, ел фасылларының рәте киткән иде, – дип башлады ул сүзен. – Кыш уртасында кар яуды, җәен салкын булды. Ел фасылларын «дөресләр» өчен 10–11 ел кирәк, диләр. Шулай булып чыкты да. 2021 елда ел фасыллары һәммәсе үз урынында булды.

Әмир абыйның бер борчуы бар – элек аның сынамышлары туры килсә, соңгы елларда алар да сыната икән. Әйтик, 2020 елның декабре 2021 елның июнь аена туры килмәгән. Узган ел явым-төшем күп булырга тиеш иде, ди ул.

Әмма синоптик ел елга охшамый дигән фикердә. Ул ел фасылларының үз урынында килүен дә 33 елдан 33 елга табигатьнең кабатлануы дип аңлата. Баксаң, аның әйтүенчә, 11 елдан 11 елга һава торышында охшаш яклар күзәтелә икән. Алты ел ярымнан алты ел ярымга кышка охшап – җәй, җәйгә охшап кыш килүе дә чиратлаша, ди ул.

– Быел агачлар сарысын чыгару иртәрәк булды. Шуннан соң салкыннар булырга тиеш иде. Гадәттә, ул суыклар Раштуага туры килсә, быел ике көн алданрак күзәтелде. Әлегә салкыннар озакка сузылмый. Аннары бер-ике көн җылытып җибәрә. Тиздән православларның Кач ману бәйрәменә суытачак. Шуннан соң салкыннар башланачак. Февральнең 7сендә хут суыгы булачак. Ул салкыннар 19–20 мартка кадәр сакланачак, – ди ул.

Әмир абый узган ел җәйнең бик озын булганлыгын да искә төшерде. Җәйнең майда ук килүенә шаккаткан идем, ди.

– Хәтерләсәгез, ул вакытта гөлҗимешләргә кадәр чәчәк атты. 9 майдан  җылы көннәр торды. Әмма быел яз иртә килмәячәк. Ул бераз соңга калыр. Шулай булгач, җәй дә кыскарачак, – ди ул. – Узган елгы кебек корылык булыр дип уйламыйм. Быел яңгыр да вакытында явачак, эссе көннәр дә булачак.

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев та, 19 гыйнварда Кач ману суыклары көтелә, ди.

– Һава торышын алдан фаразлап булмый. Сынамышларның бары тик 70 проценты гына туры килүен онытмыйк, – ди ул. – Гыйнвар аенда көчле салкыннар булыр дип уйламыйм. Ай ахырына кадәр һава температурасы нормадан нибары ярты градуска түбән булачак. Явым-төшем дә тиешенчә булыр дип көтелә. Гыйнвар аенда Татарстанда уртача айлык температура  13 градус салкын булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

P.S. Ел башыннан бирле Казанда айлык норманың 73 проценты күләмендә кар яуган. Башкаладан 294 мең тонна кар чыгарганнар.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү