Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Рөстәм Миңнеханов һәм Сташа Кошарац Россия-Босния мөнәсәбәтләре кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты», — дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Сташа Кошарац Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде — делегация сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек буенча Россия — Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнаша.