1 ноябрьдән нинди үзгәрешләр көтелә?

Ноябрь башыннан Россия законнарына кертелә торган үзгәрешләр арасыннан иң мөһимнәре белән таныштырып үтәбез.

«Ковид яллары»

Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен ил күләмендә өстәмә яллар кертү турында Хөкүмәт тәкъдимен хуплады. Кайбер төбәкләрдә – Воронеж, Түбән Новгород, Новгород, Самара һәм Курск өлкәләрендә, шулай ук Пермь краенда «ковид яллары» инде 25 октябрьдән үк башланды. 28 октябрьдә тагын 5 төбәк –Мәскәү, Калининград, Ростов, Смоленск өлкәләре һәм Хакасия вакытыннан алда локдаунга китте. Президент әйтүенчә, кирәк булганда, эшләми торган көннәр чоры 7 ноябрьдән соң да озайтылачак.

Пенсия арта

Пенсионерларның кайбер категорияләренә өстәмәләр күздә тотыла. Өстәмәне элекке очучылар һәм шахтерлар алачак. Аның күләме кешенең айлык уртача хезмәт хакына һәм эш стажына бәйле. Ул өч айга бер тапкыр исәпләнеп биреләчәк.

2021 елның июленнән эштән киткән пенсионерларга да пенсия күләме арта. Пенсия, моңа кадәрге барлык индексацияләрне исәпкә алып, яңадан исәпләнелә. Моның өчен гариза язарга кирәкми. Шулай ук Ерак Төньякта яки шул тирәдәге төбәкләрдә 15–20 еллык эш стажы туплаган кешеләрнең дә пенсия күләме үсәчәк.

6,5 процентлы ипотека программасы озайтыла

6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы 2022 елның 1 июленә кадәр озайтыла. Әлеге программа кысасында яңа йорттан фатир, шулай ук торак төзеп сатучылардан шәхси йорт сатып алу (төзү) өчен кредит бирелә.

Балалы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм

Россия Хөкүмәте балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, тагын 34,2 миллиард сум бүлеп бирә. Шуның 28,3 миллиарды өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләп үстерүче гаиләләргә айлык түләүгә тотылачак. Түләү күләме гаиләнең кеременә бәйле. Пособиенең төп күләме балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының яртысын (ил буенча уртача – 5650 сум) тәшкил итә. Шушы күләмдә акча түләнеп тә, гаилә кереме яшәү минимумына җитмәсә, түләү тагын 25 процентка арттырыла (уртача 8475 сум).  Гаиләнең кереме болай да яшәү минимумыннан азрак булып чыкса, дәүләт бала өчен билгеләнгән яшәү минимумын 100 процент күләмендә (11300 сум) түли.

Шуны да истә тотарга кирәк: пособие билгеләнгәндә, гаиләнең бөтен мөлкәте исәпкә алына.

Яңача җирләү

Яңа закон нигезендә, 1 ноябрьдән җирләү бюролары һәм хосусый эшмәкәрләр генә түгел, ә үзмәшгульләр дә җирләү эшен оештырырга мөмкин. Шартлары – мондый оешмада кимендә ике еллык эш стажы туплау, урта һөнәри белемгә ия булу, шулай ук җирләү хезмәте күрсәтү буенча профильле курслар узу.

«Мир» картасы белән теләсә кайда түләү мөмкинлеге ачыла.

1 ноябрьдән онлайн кибетләргә «Мир» картасы белән исәп-хисап ясау таләбе куела.

Бизнеска ярдәм

Пандемиядән аеруча нык зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә грантлар биреләчәк. Моның өчен 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабрьгә кадәр гариза язарга мөмкин. Шулай ук ноябрь аеннан кече бизнес һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен 30 банкта ташламалы кредитлар бирү яңартыла. Кредит ставкасы елына 3 процент тәшкил итә. Ярдәм алу өчен төп шарт – хезмәткәрләрнең кимендә 90 процентын саклап калу.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү