Путин Россиядә COVID-19 бәйле вәзгыятьне бәяләде

Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус белән бәйле катлаулы вәзгыять тууын әйтте: хәзер көненә 40 меңнән артык кеше авырый, моңа кадәр әле мондый хәл күзәтелмәгән. 

«Безнең илдә вәзгыять бик катлаулы, 40 меңнән артык авыру исәпләнә. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде», — диде Путин оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә.

Ул шулай ук бүген Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, вице-премьер Татьяна Голикова белән сөйләшкәнлеген әйтте.


Фикер өстәү