Татарстанда тәүлек эчендә 184 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 184 очрагы теркәлгән. Авыруны бар кеше дә аралашу аша йоктырган.

«55 кеше хастаханәгә озатылган, 129 кеше өйдә дәвалана», – диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

География: 

1. Казан – 112
2.Чаллы – 21
3. Азнакай – 1
4. Аксубай – 2
5. Актаныш – 1
6. Әлки районы –1
7. Әлмәт – 2
8. Бөгелмә – 5
9. Югары Ослан – 1
10. Биектау – 3
11. Алабуга районы -4
12. Зәй районы – 3
13. Лаеш районы –6
14. Лениногорск – 4
15. Мамадыш – 1
16. Минзәлә – 1
17. Түбән Кама районы –4
18. Нурлат – 2
19. Питрәч – 1
20. Саба – 2
21. Спас районы –1
22. Тукай районы –2
23. Чирмешән – 1
24. Чистай районы –3

2 ноябрьгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 144 очрагы теркәлгән.

25 497 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 153 кеше савыккан.

Барлыгы 1 603 973 кешегә вакцина ясалган, аларның 1 043 594е прививканың икенчесен ясаткан.


Фикер өстәү