Нурбәк Батулла: «Безне куркудан да тәнкыйтьлиләр»

Аларның спектакльләре үзгә. Үзләренең эчләрендә булганны биеп, уйнап, әрнеп күрсәтү димме… Хореографияләре дә үзгә. Шуңа кабул итүчеләре дә, кабул итмәүчеләре дә шактый. Чамалагансыздыр инде, әңгәмәдәш – «Алтын битлек» театраль премия иясе, хореограф Нурбәк Батулла. Шунысы да бар: бу әңгәмә аз гына да булса кызыксыну уятса, юлыгыз «MOÑ» театр мәйданына илтәчәк. Заман яшьләре, заманча сәнгать нинди юнәлешне сайлаган дигән сорауга җавап – бары тик анда гына.

Нурбәк, бию ул нәрсә?

– Дөресен генә әйткәндә, биюнең нәрсә икәнен мин әйтә алмыйм. Ләкин минем өчен ул – үз-үзең белән элемтәгә керү чарасы. Бабалардан калган тәҗрибәгә тоташу юлы.

Ләкин татар биюнең син әйткән әһәмиятен, мөһимлеген саклаганмы соң? Аңа игътибар кайчан бетте?

– Белмим шул, әһәмияте югалды дип әйтә алмыйм.

«Әлиф»тә бию теле белән югалтуларыбызны әйтеп биргәч, сине, сезнең команданы күтәрделәр. Дөресрәге, «Алтын битлек» театраль премиясен алгач, күтәрергә мәҗбүр булдылар, ахры. Калган спектакльләрегез, шул исәптән «Дәрдмәнд» тә тәнкыйтькә дучар булды. Бу заманча хореографияне аңламау бәласеме? Өлкән буын кабул итмиме сезне? Синеңчә, бу тәнкыйтьнең сәбәбе нәрсәдә?

– Тәнкыйть ул – табигый күренеш, һәм үсеш өчен сәламәт тәнкыйтьнең булуы бик кирәк. Ләкин хәзерге көннең проблемасы – сәламәт тәнкыйтьнең булмавы. Кызганыч, бездә тәнкыйть институты юк. Бездә иң яхшы дигән очракта әдәбият тәнкыйтьчесе театрны тәнкыйтьли. Минемчә, бу дөрес түгел, чөнки әдәбият белән театр төрле кануннар буенча яши. Аларның һәрберсенең үз табигате, үзенең максаты, юнәлеше, үзенең теле бар. Мин әдәбият күзлегеннән театрны тәнкыйтьли алмыйм, чөнки алар икесе ике төрле юнәлеш, ике төрле сәнгать. Алар бер-берсен алмаштыра алган булса, икесенең берсе булмас иде. Без әдәбият белән генә канәгать булыр идек яки киресенчә.

Театр тәнкыйте институты булмау үзен сиздерә. Заманча хореографияне аңламау бәласе дә бар. Әле аңламау – бер хәл, аны халыкка аңлата белүче юк. Андыйлар булса, безнең тамашачы саны артыр, халыкның кабул итү, уйлау сыйфаты үсәр иде. Кызганыч хәл: халыкка аңлатырга тиешле кешеләр үзләре дә заманча сәнгатьне аңламыйлар. Биюне генә түгел, гомумән, заманча сәнгатьне. Монда сәбәп буында да, биологик яшьтә дә түгел, бәлки күңелнең ачык булу-булмавында. Арабызда егерме яшьлек тумас борын картаючылар да, сиксән яшьлек, әмма тормышка ачык кешеләр дә бар. Мин монда олы буын, яшь буын дип бүлмәс идем.

Тәнкыйтьнең психологик сәбәбе дә бар. Безне тәнкыйтьләүчеләр милләтнең киләчәге өчен кайгырадыр дип уйлыйм. Борчылудан, куркудан да барлыкка килә андый тәнкыйть. Син үзең күнеккән, үзеңә җайлы булган тәгълиматны саклау йөзеннән тәнкыйтьли башлыйсың. Иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм итү бит.

Спектакльне карамаган килеш тә «утка тоту» кулга сукмыймы, кәефне төшермиме соң?

– Аларга игътибар итмәскә тырышам. Андыйлар гомер-гомергә булган инде ул. Иосиф Бродскийны да мәхкәмәгә тарткан вакытта, «Бродскийны укымадым, укыганым юк, ләкин ул – начар шагыйрь», – дип әйтүчеләр күп булган бит. Бүген дә шундыйрак хәлләр. «Нурбәкнең спектаклен карамадым, ләкин ул начар!» Аларга игътибар итеп энергияне сарыф итәргә теләмим. Тормышның матур яклары, акыллы кешеләре барыбер күбрәк.

«MOÑ» иҗатка мөмкинлекләр ачамы?

– Әлбәттә! Әлеге яңа мәйданчыкта без эзләнүләр алып барабыз, тәҗрибәләр үткәрәбез.

Бүген нинди постановка әзерлисез?

– «Нәфес» спектакле премьерасына әзерләнәбез. Декабрь уртасында «MOÑ» мәйданчыгында булыр дип уйлыйбыз.

Сез театр сәнгатендә яңа юнәлеш булдырган кешеләр. Үзегезнең классик сәнгатькә, мәсәлән, Камал театрына йогынтыгыз бар дип уйлыйсызмы? Әйтик, Фәрит Бикчәнтәев яңа бинада түгәрәк сәхнә, суфичылык алымнары турында хыяллана. Сезнең белән уртаклык бармы бу идеядә?

– Мин «яңа юнәлеш булдыру»ны артык зур сүз дип уйлыйм. Без эшләгән эшләр – дөнья театр сәнгате өчен күптән таныш әйберләр.

Үзеңне нәрсәдер уйлап таптым дип уйласаң, димәк, синең әле һаман да белемең сай. Шуңа күрә без үзебезне яңалык ясадык дип уйламыйбыз. Аларның күбесе театр тарихында инде булган. Ул тарих бик зур, бик борынгы бит. Фикерләр һәм идеяләрнең авторы билгесез.

Фәрит абыйга түгәрәк сәхнә ясау теләге килгән икән, ул аның да, безнең дә идея түгел. Ул – бик борынгы, меңнәрчә еллар элек туган фикер. Һәр идеянең исә авторы бер – Аллаһы Тәгалә.

  Син кечкенәдән мәйданда үскән бала. Хәзер Батуллалар көрәшеп алган күп мөмкинлекләр юкка чыгып бара. Шул исәптән Президент атамасының да республика өчен юкка чыгу куркынычы бар. Ничек уйлыйсың, кайда безнең ялгыш? Гомумән, кайсы буында ялгышлар күбрәк? Өлкәннәрдәме, яшьләрдәме?

– Кайсы буында ялгышлар күбрәк? Бу сорауга җавап эзлисем килми. Гаепле кешеләр эзлисем килми. Гаеплеләрне эзли башласаң, гаеплеләре читтә калачак, гаделлек булмаячак. Икенчедән, булган, узган бит инде ул, вакыт әрәмгә киткән, ялгыш карарлар кабул ителгән. Гаеплене эзләүдән файда юк, миңа калса. Шушы шартларда яшәргә өйрәнергә, киләчәк турында уйларга кирәк.

Батулла улы булу ниндидер кысага кертәме?

– Батулла улы булу кысага кертәдерме, юкмы – әйтә алмыйм, чөнки башка кеше улы булып караганым юк. Шушы бердәнбер үз тормышымны яшим.

Кеше тормышында кысаларның игечиге юк. Мәдәният кысасы, дин кысасы, дәүләт кануннары да кыса. Гел чикләрдән, кысалардан торабыз. Шул кысалар белән ниндидер мөнәсәбәтләргә керү шулдыр инде ул тормыш.

Җанисәп башланды. Татар дип язылдыңмы дип сорамыйм инде, нәтиҗәдә кимербезме, артырбызмы, дип сорыйм.

– Соңгы еллардагы тенденцияләргә караганда, кимүгә таба барабыз кебек. Ләкин мин сан артыннан куу ягында түгел. Сыйфат ягын кайгыртырга кирәк. Мәсәлән, безнең кардәшләребез – якутлар нибары 400 мең кеше генә. Ә милли үзаңнары нинди югары! Театр, кино сәнгате нинди югарылыкта! Әле берничә ел элек кенә «якут кинобумы» булып алды. Шуңа күрә санга караганда сыйфат мөһимрәктер дип уйлыйм. Бер акыллы кеше, халыкны биш проценты әйдәп бара, дигән. Шул биш проценты акыллы, уяу булса, шунысы да җитә.

Блицсораштыру:

Иң зур хыялың?

– Очарга өйрәнү.

Сиңа иң зур тәэсир ясаган укытучы ул кем?

– Әти.

Иң зур шатлык?

– Балаларымның, әти-әниемнең, гаиләмнең, туганнарымның сәламәт булуы.

Иң зур үкенеч?

– Моңа ихлас җавап бирә алмыйм. Ялганлыйсым килми.

Тормышта таянычың кем?

– Барлык аңлы, адекват кешеләр.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

http://tat.monkazan.ru/alif


Фикер өстәү