Хатын-кыз сөйгәненең мәетен суыткычка тыгып гаражда яшермәкче булган

Анна Винокурова 27 яшьлек сөйгәнен үтергәне өчен 20 елга төрмәгә озатылды. Шулай ук ул зыян күрүчегә мораль компенсация — 700 000 сум түләргә тиеш.

2021 нче елның 8 мартында Красноярскида булган фаҗига бар шәһәрне тетрәндерә. Тикшерү мәгълүматларына караганда, бергә күңел ачып, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң ир белән хатын арасында низаг килеп чыга. Хатын-кыз 27 яшьлек сөйгәне — Евгенийга пычак белән кадый. Ир-ат үлә.

16 мартта ханым дәлилләрне яшерергә теләп Евгенийның гәүдәсен кисәкләргә бүлеп, пакетларга төрә һәм суыткычка сала. Аннары йөк таксиен чакыртып, аны күрше районда алдан арендага алынган гаражга күчерүләрен сорый. Юлда йөк ташучылар рефрижератордан ни өчен кан агуы һәм анда, гомумән,  нәрсә булуы белән кызыксына башлыйлар — Анна бөтенесен сөйләп бирә.


Фикер өстәү