Экспертлар ел ахырына кадәр машина бәяләре тагын артыр дип фаразлый

Россиядә ел ахырына кадәр яңа автомобильләрнең бәясе тагын 4-5 процентка артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Банкавто (РГС Банкның цифрлы платформасы) үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

«Бәя арту 9 ай дәвамында тукталмады… Күпчелек модельләрнең тәкъдим ителгән ваклап сату бәяләре форматындагы прайс-битләре ел ахырына кадәр тагын 4-5 процентка артачак», — дип искәртә Банкавто эксперты.

Бәя артуның сәбәбе — ихтыяҗның югары булуы һәм автомобильләргә кытлык. Базарда катнашучылар складларның яңа машиналар белән тәэмин ителүенә бәйле вазгыять 2022 елның икенче яртыеллыгына кадәр яхшырмас дип фаразлый.

Барыннан да элек югары технологияле электрон компонентлар җитмәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авторитейл проблемалары һаман да хәл ителмәгән һәм фаразлар буенча 2023 елда да көн тәртибендә калачак, диелә тикшеренүдә.


Фикер өстәү