Бәхетле билетны ир октябрьдә сатып алган. Бу яңалык белән «Гослотерея» матбугат хезмәтендә уртаклаштылар.
Ул аны Дәүләт лотереясенең рәсми сайтында 200 сумга алган. Отыш суммасы 1 752 974 сум тәшкил иткән. Искәртеп узабыз, апрель урталарында Башкортстанда яшәүче хатын-кыз лотереяда 29,5 миллион сумга якын акча откан иде. Бөтен ил бәхетле ханымны Сургуттан эзләде, әмма ул Башкортстанда яшәүче булып чыкты.