Татарстанда җир убылып яшүсмер үлгәннән соң, тикшерү башланды

Татарстан прокуратурасы Лаеш районында булган фаҗигане тикшерә.

Комлы Кәвәл авылында казыган вакытта 3 метр тирәнлектәге траншея җимерелгән. Эшче белән балигъ булмаган малай балчык астында калган.

Күзәтчелек ведомствосы яшүсмернең үлем факты буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү