Псориаз: йогар дип куркырга кирәкми

Ноябрь башында Бөтендөнья псориазга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Кычыту, әрнүе белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән үк кешегә уңайсызлык тудыра торган чир бу. Күпләр шул чире аркасында кеше арасына чыгарга ояла, читенсенә. Псориаз дигән мәкерле чирдән тулысынча котылып буламы? Аны кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Тәҗрибәле табиб-дерматолог Мария Богданова әлеге сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

* Псориаз – нәселдән килә торган торган авыру. Аны hla гены йөртә. Ул кешенең организмында булып та үзен сиздермәскә мөмкин. Стресс, ангина, нерв системасы, ашказаны-эчәк авырулары вакытында, организмга Д витамины җитмәгәндә исә псориаз гены «уянып», тәнгә кутырлар чыга ала. Псориаз ак кубалак белән капланган кызыл, куе-кызыл тәңкәләрне хәтерләтә.

* Еш кына ул баштан башлана. Беренче карашка дерматитны хәтерләтә. Тора-бара мондый кубалаклы «утраучыклар» тәннең башка өлешләрендә дә пәйда була. Ул урын кычыта, кызарып тора. Псориаз бик күп төрләргә аерыла. Әмма аның тырнак пластинкасы белән буыннарны зарарлаган төре иң катлаулысы санала.

* Псориаз ниндидер тирән җәрәхәтләр, организмга инфекция эләгү, эндокрин системасы эшчәнлеге бозылу аркасында да чыгарга мөмкин. Теге яки бу даруны чамасыз куллану, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу аркасында да псориаз килеп чыккан очраклар бар. Әлеге чирне кисәтү өчен артык майлы ит, диңгез продуктлары, помидор ашау белән мавыкмаска киңәш ителә.

* Псориаз белән теләсә кем авырый ала. Бу чир беркемне дә аямый. Хәзер ул яшендә дә, картында да очрый.

* Псориазны дәваларга кирәкми, аны барыбер җиңеп булмый, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әмма табиб буларак бу фикер белән һич кенә дә килешмим. Псориаз тән тиресенең ялкынсынуыннан гыйбарәт. Ялкынсыну исә вакытында дәваланырга тиеш. Бүген псориазны заманча дәвалау алымнары да, чирне азындырмаучы махсус дару, мазьлар да шактый. Әлеге чирне халык медицинасы ярдәмендә җиңәргә тырышучылар да бар. Күпләр тәндәге кутырлардан канлы үлән булыша дип саный. Чынлыкта аның файдасы юк. Псориаз вакытында кулланылган аерым бер төнәтмәләр бар. Әмма алар табиб белән киңәшләшкәч кенә, дарулар белән беррәттән кулланылырга тиеш.

* Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең якынча 3 проценты псориаздан интегә. Араларында танылган, билгеле шәхесләр дә шактый. Алар мондый чирдән интегүен яшерми, уңайсызланмый. Шуңа күрә тәнемдә ниндидер ямьcез кутырлар бар дип төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Даими рәвештә табибка күренеп, тиешле дәвасын алып торсаң, чирне азындырмыйча, тәнне азмы-күпме чистартып, псориаз белән дә менә дигән итеп яшәргә мөмкин. Псориаз кебек җитди тән авыруыннан интеккән кешеләрне җәмгыятебез дә кабул итәргә өйрәнсен иде. Тәнендә ямьcез кутыр булган кешегә сәерсенеп карарга кирәкми. Кешеләрне ничек бар, шул килеш кабул итәргә кирәк.

Псориаз турындагы иң киң таралган 3 уйдырма

Уйдырма Чынлыкта ничек?
Псориаз – сирәк очрый торган авыру. Рәсми саннарга ышансаң, бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 3 проценты псориаздан интегә. 2016 елда планета күләмендә 100 миллион кешегә шундый диагноз куелган булган. Әмма белгечләр чынлыкта саннар күпкә артыграк булырга тиеш дип фаразлый. Ник дигәндә, псориаздан интегүчеләрнең күбесе табибка күренми.
Псориаз гигиена таләпләрен үтәп яшәмәгән кешеләрдә очрый. Бу чир йогышлы. Псиориаз – аутоиммун авыру. Аның ни сәбәпле килеп чыгуы ахыргача өйрәнелеп бетмәгән әле. Әмма шунысы төгәл билгеле:  йогышлы авыру түгел бу. Шуңа күрә псориаз кешедән кешегә йога дип куркырга кирәкми.
Псиориаз белән интеккәндә нәрсә ашавың мөһим түгел. Бу чирдән интеккән кешегә фолий кислотасына (бавыр, җиләк-җимеш, яшелчә, борчак, әфлисун согы һ.б.), Е витамины белән омега-3 май кислотасына бай булган ризыкларга өстенлек бирергә киңәш ителә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com/ru


Фикер өстәү