Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөрес түгел»

Россиядә яшәүче һәр ун кешенең берсе буын авыруларыннан интегә. Шул ун кешенең берсе әлеге авыру аркасында ахыр чиктә инвалид кала. Рәсми саннар чәчләр үрә торырлык. Буын авыруларын ничек кисәтеп була? Операциядән куркырга кирәкме? Табиб-ревматолог Елена Василова белән шул хакта сөйләштек.

– Буын авырулары бүген ни сәбәпле шулай киң тамыр җәя?

– Соңгы арада буын авырулары яшәрә бара. Хәзер ревматологка 25–35 яшьлек кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Соңгы арада буын авыруларының шулай еш таралуы, бигрәк тә яшәрүе, иң беренче чиратта, дөрес тукланмауга, зарарлы азык-төлеккә өстенлек бирүебезгә, даими рәвештә стресста яшәвебезгә бәйле. Коронавирус та моңа үз өлешен кертте. Буын авырулары хәрәкәт аз булу, организм өчен кирәкле витамин, аксым, минераллар җитмәү аркасында да аза ала.

– Буын авырулары арасында иң киң таралганы – остеоартроз турында без ниләр белеп торырга тиеш? Ул артриттан нәрсәсе белән аерыла?

– Әлеге чир вакытында буынның бөтен өлешләре зарарлана. Иң беренче чиратта кимерчәк сафтан чыга. Кан тамыры тирәсендәге мускуллар, буыннарның синовиаль тышчасы да зарарлана. Яшь барган саен остеоартроз килеп чыгу ихтималы да арта. Ул нәселдән дә күчә ала. Мускуллар зәгыйфь булса, организмда гормональ тайпылыш күзәтелсә, остеоартроз килеп чыгарга мөмкин. Артык авырлык та куркыныч. Һәр артык килограмм буыннарга зур басым ясый. Тез, оча, бот сөякләре аеруча зыян күрә. Артроз вакытында кимерчәк зарарлана, буын тукымасы үзгәрә. Артрит вакытында буыннар турыдан-туры борчымаска да мөмкин. Кеше үзендә хәлсезлек сизә, тән температурасы күтәрелә, ревматоидлы төерчекләр пәйда була, мускуллар зәгыйфьләнә.

– Нинди билгеләр вакытында кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Әгәр буын турысы, бигрәк тә умыртка баганасы тирәсендәге өлеше авыртса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Әгәр буын кызарып, шешеп чыкса, тән температурасы күтәрелсә, ашыгырга кирәк. Хәрәкәт итә башлаганда авырту борчыса да чаң сугарга җирлек бар. Буын авырулары вакытында тәнгә тимгелләр чыгарга, температура төшмичә азапларга, кеше кисәк ябыгырга да мөмкин.

– Бармак шартлатсаң, буыннарга тоз утыра, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Тик торганда бармак шартлату зыянлы, билгеле. Ул буын тукымаларына зыян салырга мөмкин.

– Күпләр буынга операция ясатудан курка, гомерлеккә йөри алмаслык хәлдә калырмын дип шүрли. Андыйларга ни диярсез?

– Теләсә кайсы операция – организм өчен зур стресс. Аның алдыннан курку, шүрләү дә – табигый хәл. Буыннарга операция буыннар бик нык зарарланганда, даруларның файдасы тимәгән, авыртуга түзә алмаган, инвалид калу куркынычы зур булган җитди очракларда гына ясала. Операциянең ни дәрәҗәдә уңышлы булуы буыннарның ни дәрәҗәдә ялкынсынган булуына, кешедә шикәр чире, артык авырлыгы бармы-юкмы, аның моңарчы инсульт, инфаркт кичергәнме-юкмы икәнлегенә бәйле. Операциядән соң тернәкләнү чорын да тиешенчә узу мөһим.

– Буын авыруларын ахыргача дәвалап булмый, алар гомерлек, ахыргы көнеңә кадәр гормональ дарулар эчеп торырга туры киләчәк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә…

– Мин һәрчак әйтә киләм: буын авырулары – хроник рәвештә узучы җитди чир. Алар дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Безнең төп максат – авыруны басып, ремиссия чорын озаккарак сузу. Моның өчен яшәү рәвешен үзгәртергә: дөрес тукланырга, йокы туйганчы йокларга, стресстан сакланырга, табиб кушканнарны төгәл үтәргә кирәк. Гомер буе гормональ дарулар эчеп торырга туры киләчәк дигән сүз – уйдырма. Әлеге төр препаратлар кайбер буын авырулары вакытында гына языла.

Буын авыруларыннан саклану өчен кагыйдәләр

– Буын авыруларын кисәтү өчен һәрчак хәрәкәттә булырга, күп йөрергә кирәк. Буын авыруларын дәвалаган вакытта да физик активлык коткара. Әмма күнегүләр дөрес сайланган булырга тиеш. Әйтик, тез буыннары авырткан кешегә чүгәләргә, сикерергә, йөгерергә ярамый. Шуңа күрә буын авырулы кешеләргә күнегүләрне ятып яки утырып кына ясарга кирәк.

– Күп кенә буын авырулары нәселдән күчә. Шуңа күрә нәселендә рематоидлы артрит, Бехтеров авыруыннан, псориатик артриттан интеккән кешеләр булса, даими рәвештә табибка күренеп, анализлар тапшырып торырга кирәк.

– Буын авыруларыннан саклану өчен дөрес туклану, гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тоту да мөһим.

– Тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән баш тарту да хәерле.

– Кандагы гемоглобин, ферритин күләмен, СОЭ дәрәҗәсен дә гел контрольдә тотарга, Д витамины эчеп торырга кирәк.

– Эчәклек – кешенең иң зур иммун органы. Буын авырулары пәйда булмасын өчен аның, шулай ук бавырның да сәламәт булуы кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү