Фәрит Мөхәммәтшин: “Александр Пушкин һәркемнең йөрәгендә”

Казанда Александр Пушкинга һәйкәл һәм яңартылган “Пушкин бакчасы”н ачтылар. Моннан 190 ел элек бөек рус шагыйре Казанга килгән булган. Тантананы Илкүләм лицеистлар көненә дә туры китереп оештырганнар. Әлеге бәйрәм 19 октябрьдә билгеләп үтелә. Һәйкәл исә башкаланың 93нче гимназиясендә урнашкан.

Лицеистлар һәм аларның укытучыларын бу вакыйга белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Аның сүзләренә караганда, Россиянең әдәби тормышны Александр Пушкиннан башка күз алдына да китереп булмый.

– Аның әсәрләрен белмәгән кешене табуы кыен, алар дөньядагы күпчелек телләргә тәрҗемә ителгән. Пушкин һәркемнең йөрәгендә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Киләсе елда без аның тууына 225 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей алдыннан Казандагы 93нче гимназиягә Александр Пушкин исеме бирелү һәм биредә яңартылган һәйкәл ачылу аеруча игътибарга лаек.

Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар һәм укучыларга Татарстанда күп милләтләр яшәвен, республика җитәкчелеге балалар үзләренең һәм башка халыкларның мәдәниятен белсен өчен зур эш башкаруын әйтте. Аның сүзләренә караганда, рус, татар һәм күпмилләтле Россиядәге башка телләрнең үзенчәлеген саклансын, алар үссен өчен шартлар булдырырга кирәк.

93нче гимназиядә ачылган һәйкәлнең тарихы узган гасыр урталарында ук башлана. 1956 елда Аракчино бистәсендә урнашкан монументны башта бетоннан ясыйлар. Еллар узгач ул эштән чыга. Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе тәкъдиме һәм Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәйкәлне яңартып, бөек шагыйрь исемен йөртүче гимназия ишегалдында урнаштыралар.


Фикер өстәү