Путинга Кытайда рәсми мәҗлестә “гаилә бәхете” тәкъдим иткәннәр

Россия Президенты Владимир Путинны Кытайда рәсми мәҗлестә “гаилә бәхете” дигән рагу белән сыйлаганнар. Бу хакта “Лента.ру” “Бер пояс – бер юл” халыкара форумы кысасында үткәрелгән банкет менюсы фотосына (фото интернет челтәренә эләккән) таянып яза.

Аш-су исемлегендә пекинча үрдәк, краблы пилмән урын алган. Моннан тыш Россия Президентын “гаилә бәхете” дигән рагу белән сыйлаганнар. Бу ризык диңгез кыярыннан (энәле диңгез хайваны) һәм “ушки”, “гребешки” кебек диңгез моллюскларыннан, балык куыкларыннан, күгәрчен һәм тавык йомыркасы, үрдәк ите, яшь бамбук үсентесеннән тора.

Исегезгә төшерәбез: бүген Владимир Путин Пекинда “Бер пояс – бер юл” халыкара форумын ачу тантанасында катнашкан, анда КХР Рәисе Си Цзиньпинны, кадерле дустым, дип атаган. Шуннан соң ике ил башлыгы киңәйтелгән составта, шулай ук икәүдән-икәү генә сөйләшүләр үткәргән.

Владимир Путин, сөйләшүләр нәтиҗәләренә туктап, аларның барлыгы өч сәгать барганлыгын, әңгәмә барышында Украина һәм Якын Көнчыгыштагы конфликтларның җентекләп каралганлыгын әйткән.


Фикер өстәү