Ковидтан прививка ясатучылар вирусның мутациясен туктата дип белдерәләр

Вакцинация коронавирус инфекциясенең мутациясен булдырмый кала. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләгән.

Тимаков аңлатканча, Covid-19дан прививка ясаткан кеше вирусның аз микъдарын аерып чыгара һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый.

«Ул вирус өчен соңгы стадия булып тора, бу коронавирус инфекциясенең мутацияләнүенә китерми», — дип РИА Новости белгече сүзләрен китерә.


Фикер өстәү