“Небо” фильмын “бурыч”, “намус”, “Ватанны саклау” сүзләре ят булмаган һәркем күрергә тиеш”

18 ноябрьдә Россиянең Сириядә уздырган контртеррористик хәрби операциясе турындагы беренче нәфис фильм дөнья күрәчәк. Режиссеры – Игорь Копылов. “Небо” дип аталучы фильмны Россиянең Оборона министрлыгы һәм “Россия-1” телеканалы белән берлектә “ТриИкс Медиа” кинокомпаниясе төшергән.

Драма, экшн жанрына караучы “Небо” фильмында ике төп герой бар. Алар –подполковник Сошников һәм капитан Муравьев. Ике төрле характер, ике төрле язмыш. Бу икәүгә Хмеймим хәрби базасында очрашырга насыйп була. Хәрби очыш вакытында Сошников самолетын төрек истребителе бәреп төшерә. Бу вакыйганы заманында бөтен дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары яктырткан иде, ә коткару операциясен барышын бөтен Россия күзәтте. Олег Сошников һәм штурман Константин Муравьев катапультацияләнергә өлгерә, әмма сугышчыларның берсенә генә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Фильмда баручы вакыйгаларның барысы да реаль хәлләргә нигезләнгән һәм съемкалар Сирия һәм Россиядә урнашкан реаль хәрби объектларда барган. Россия Кораллы көчләренең Константин Мурахтинны коткару операциясе һәм Олег Мешков (фильмдагы төп геройларның чынбарлыктагы прототиплары) һәлак булу шартлары кинокартинада документаль төгәллек белән сурәтләнгән. Төшерү мәйданчыгында төп ярдәмче исә майор Константин Мурахтин үзе булган.

– Фильмның нигезен тәшкил итүче вакыйгала гадәти булмаган темасы белән генә түгел, ә бүгенге заманга туры килүекадерле. Тарихи проектлар белән шактый эшләргә туры килде, ә монда сүз бүгенге көн турында бара. Шуңа күрә картина минем өчен икеләтә кадерле һәм икеләтә дулкынландыргыч. Барлык артистлар да бик нык дулкынланалар, чөнки аларның геройларының реаль прототиплары бар, – дип сөйли фильмның режиссеры Игорь Копылов.

Оборона министрлыгы вәкиле:

– Хәзерге вакытта “Небо” фильмы – Сириядәге вакыйгалар турында җентекләп сөйләүче бердәнбер кинокартина. Чын күңелдән фильмга прокатта уңышлар телисе килә! “Небо” фильмын “бурыч”, “намус”, “Ватанны саклау” сүзләре ят булмаган һәркем күрергә тиеш.


Фикер өстәү