Агаң булса галим: Камал театры сәхнәсендә – татар-башкорт мөнәсәбәтләре

980 чакрым. Бер анадан туган ике бала арасында сузылып яткан юл бу.  Ике дистә ел буена әллә ничә кат саналган чакрымнар. Хәзерге заман өчен күп тә түгел кебек инде. Ләкин ул чакрымнардан уйламыйча әйтелгән сүзләр кайтавазы ишетелсә? Бу юлны узуга нәселен сызып ташлаган агайга карата үпкә, нәфрәт комачауласа?

Камал театры яңа сезонының беренче премьерасын тәкъдим итте. «Сәфәр» дигән пьесаны «Юлчы» тапшыруын алып баручы Альберт Шакиров язган. Режиссеры – Рамил Гәрәев. Сәнгать җитәкчесе – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Авыл. Вакыйгалар Татарстандагы Черкиле авылында башлана һәм Башкортстандагы Актау авылында тәмамлана. Географик атамалар мөһим түгел, гадәти авыллар инде. «Авыл бу, авыл. Ярминкәгә барып, сөтеңне сат, сайлауга барып, тавышыңны бир. Бирсәләр, ал, сорамасалар, эндәшмә». «Салган килеш беркайчан да намазга басмый торган» мулла да, тол калган әче телле күрше хатыны да, үзе биргән вәгъдәләрдән үзенең башы әйләнгән авыл советы башлыгы да, иманын кәгазьгә алыштырган полиционер да бер талашып, бер дуслашып, вакыт-вакыт урысча белән татарчаны катнаштырып яши бирә. Сабый күңелле, әмма тормышта күпне күргән Сәфәргали карт һәм аның газиз баласын югалтканнан соң акылы җиңеләеп калган кызы да – шулар арасында. «Һәр авылда була торган кешеләрдер инде ул. Кайсыларының прототибы – конкрет бер кеше, кайсылары – җыелма образ», – диде бу хакта пьесаның авторы Альберт Шакиров.

«Сәфәр» – моңсу комедия. Аның моңсу комедия дип әйтерлеге менә шушы геройларның диалогларында чагыла да кебек инде. Башка мәсьәләләрдән бигрәк әлеге дә баягы авыл темасы пьесага юнәлеш бирә. Тамашачыга да шушы ягы белән якын булыр төсле ул. Чөнки ничек бар, шулай тасвирланган.

Туганлык. Аны нәрсә боза ала? Таң атканчы күккә карап һәм серләшеп утырган ага-эне арасына каяндыр килеп кергән милли мәсьәләме? Татар өчен тамак ертып йөргән туганыңның кисәк кенә башкортка әйләнүеме? Икең дә нык нигезле гаиләдә үс тә, аннан икең ике якта ят, имеш. 20 ел буена бер сүз дә дәшмичә. «Башкорт ни дә, татар ни – барыбыз да адәм балалары». Спектакльдә бу сүзләр дә яңгырый, әмма аларны юлда очраган бер эпизодик герой гына әйтә. Төп герой – Сәфәргали карт исә бөтенләй башка сүзләр сөйли: «Башкорт Башкортстанда яшәргә тиеш», «Нәселне сызып ташлады», «Гүргә кергән әткәй башкортка әйләнде дә куйды». Әле халык санын исәпкә алу төгәлләнеп бетмәгән көннәрдә, кемнәрдер эләктереп алып ут кабызырдай,  «хайп»ка нигезләнгән урыннарны дәүләт театры статусын йөртүче камаллылар ни өчен күрмәде яисә күрергә теләмәде икән?

– Спектакль Марсель Сәлимҗановның туган көненә туры китереп әзерләнде. Күренекле режиссерның туган көнен премьера белән каршылау – Камал театрының матур бер традициясе. Аны беркайчан да бозмадылар. Премьерага билгеләнгән көннәр халык санын алу көннәре белән бер вакытта туры килде. Очраклы рәвештә. Бу – көн кадагында торган темага алынып, махсус шушы көннәргә туры китереп эшләнгән әйбер түгел. Җанисәп уздыруның көннәре үзгәреп торганын исәпкә алсаң, бигрәк тә. Гомумән, татар-башкорт мөнәсәбәтләре – соңгы берничә елда гел игътибар үзәгендәге тема. Әлеге тарткалашуларның соңгы елларда гына түгел, бик күптәннән баруы билгеле. Бүген – аның кискенләшкән вакыты гына. Чоры шундый булгач, аңа күпмедер дәрәҗәдә спектакльдә дә рефлексия ясалды, – дип аңлатты безгә Альберт Шакиров.

Тик ни дәрәҗәдә кирәк соң бу «актуаль тема»ның сәхнәгә күтәрелүе? Күтәрелә икән, ни өчен мондый эшләнеп бетмәгән, «яшел» дәрәҗәдә? Бу бүген инде модага кергән «арзанлы хайп»ка иярү генә түгелме? Алай дисәң, бүгенге театр тамашачысы мондый темаларга ни дәрәҗәдә мөкиббән? Кыскасы, сораулар күп калды. Бер нәрсә бәхәссез: спектакльны актерлар уены күтәреп чыга. Ә алар шәп уйный!

Сүз көче. Аның белән бәйле гыйбарәләр күп яңгырады спектакльдә. Монда туган белән туган арасын да сүз бозган, чөнки «иң авыр сүзне иң якын кешең әйтә». Сәфәргали дә ахырдан, буталдык, дими, ялгышып, артыгын әйтеп ташладык, ди. Ике туганны 20 елга аерып куюда да сүз гаепле. Ләкин Сәфәргали абыйсы Муллагали белән күрешкәч, тынлык урнаша һәм спектакль шул урында өзелә дә. Ни өчен өзелә, дим, чөнки Муллагалидән дә һич югы аклану сүзләре ишетәсе килгән иде. Без аның галим булганын, архивларда актарынып, нәселләренең башкортка барып тоташуын ачыклаганын һәм энесенә үзләренең башкорт булуын исбат итәргә тырышуын гына беләбез. «Ни өчен ике туган күрешкәч тә сөйләшмәде? Бу сорауны миңа инде берничә кеше бирде. Сәфәргали, абыйсы янына барганда, үзе дә: «20 елдан соң нинди генә сүзләр табарбыз», – дип әйтә бит. 20 ел сөйләшми торганнан соң сүз башлау, дөрестән дә, авырдыр ул. Муллагалигә бөтенләй сүз бирмәдек. Ә без аңа сүз биреп, нәрсә ишетергә телибез икән? Ул ике генә сүз әйтә ала: «Мин ялгыштым, мин – сатлыкҗан, энем, гафу ит» яисә «Юк, мин дөрес эшләдем, энем, килгәнең өчен рәхмәт, ләкин мин үз фикеремдә калам». Бу ике чишелешнең берсен дә кирәк санамыйм. Пьесада барган вакыйгалар – бер әйбер, ә аларның бүген ничек яңгыравы – аерым мәсьәлә. Аның бүгенге яңгырашы – Сәфәргалинең сүзләрендә. Алар буталмаган, алар ахыргы сүзләрен әйтеп ялгышкан. Ахырдан да соңгы сүзне әйтеп бетерү кирәк түгел иде. Монда бит бу ак, бу кара, Сәфәргали – молодец, Муллагали – әшәке кеше, дип әйтә торган түгел», – диде бу хакта «Сәфәр»нең авторы.

Юл. Һәм, гомумән, спектакльдәге хәрәкәткә дә аерым тукталырга кирәктер. Биредә геройлар артык хәрәкәтләнми, күбесенчә сөйләшәләр, юк, әйткәләшәләр. Бары тик яңа гына йөрәк авыруыннан коляскага утырган Сәфәргали карт мотоблогына атланып, 980 чакрымлы юлга чыгып китә. Ә «тегеләр» аны озата кала. Карт ерак китә алмый. Әле артка, әле алга таба чайкала да чайкала ул. Аны гел нәрсә яки кем дә булса туктатып кына тора. Шулай бер урында таптанганнан соң, кинәт кенә Башкортстанга килеп чыга ул. «Спектакль сәхнәнең берничә өлешендә бара. Бер урынга утырып, Сәфәргали карт әүвәлгесен искә ала, хәзерге вакыйгалар сәхнәнең бүтән өлешендә бара. Картның юлын берничә кат кисмәкче дә булалар. Гомумән, «юл» сүзенә һәм пьесага нинди мәгънә салынганын белә торып, мин аны бер урында таптану дип әйтә алмыйм», – дип аңлатты Альберт Шакиров.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү