Коронавирустан прививка ясатмаучыларны бушлай дәваламаячаклар

Сингапур Хөкүмәте белдергәнчә, COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатмаган кешеләрне 8 декабрьдән бушлай дәвалау туктатыла. Бу хакта “Интерфакс” илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

“Хәзерге вакытта реанимация ярдәменә мохтаҗларның күпчелеген вакцинация узмаган кешеләр тәшкил итә. Алар сәламәтлек саклау өлкәсенә күтәргесез йөк булып төшә”, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Шулай итеп, 8 декабрьдән соң коронавирус белән хастаханәгә эләккән прививкасыз сырхауларны бушлай дәваламаячаклар – алар медицина чыгымнарын үзләре каплаячак. Шул ук вакытта бу яңалык 12 яшькә җитмәгән балаларга һәм прививка ясатырга ярамаган кешеләргә кагылмаячак.
Сингапур сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бүгенгә илдәге халыкның 85 проценты COVID-19 инфекциясеннән тулысынча вакцинацияләнгән, 18 проценты вакцинаның беренче дозасын алган.


Фикер өстәү