Ни өчен прививка ясатучыларның да коронавирустан үлүен аңлатканнар

Бу хәл асылда өлкән яшьтәгеләр арасында күзәтелә.

Хәтта вакцина ясаткан кешеләрнең дә кайбер очракларда ни өчен COVID-19 инфекциясеннән үлеп китүен Роспотребнадзорда беренче тапкыр аңлатып үткәннәр. Бу хәл асылда өлкән яшьтәгеләр арасында күзәтелә. Роспотребнадзор каршындагы Мәскәү Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Татьяна Руженцова шулай дип белдергән, дип яза PrimePress.
Белгеч әйтүенчә, прививканың ике компонентын да ясатучылар чирне гадәттә бернинди билгеләрсез генә. яисә җиңелчә генә уздырып җибәрә. Әмма ковидның үлем-китем сәбәбенә дә әйләнү ихтималы бар. Руженцова билгеләп үткәнчә, бу хәл асылда 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында күзәтелә.

Моны ул кайбер өлкәннәрдә вакцинациядән соң чиргә иммунитетның барлыкка килмәве белән аңлаткан. Руженцова искә төшереп үткәнчә, мондый сырхаулар элек-электән хәтта гадәти ОРВИны да авыр кичерү ихтималы булган кешеләр төркеменә кертелеп килә.

— Иммунитетсыз мондый сырхауларга башка инфекцияләрнең өстәлүен дә күрәбез. Организмда еллар буе яшәп, гадәтигә әйләнгән стрептококк, стафилококклар, коронавируска кушылып, кызганыч, кайвакыт үлемгә китерә. Кабатлап әйтәм: элек, әле ковидның ни-нәрсә икәнен белмәгән чакларда да, гап-гади ОРВИның да үлем-җитем китереп чыгару очракларын байтак күрергә туры килде, – дигән Руженцова.


Фикер өстәү