Балаларда “омикрон” билгеләренең кайчан пәйда булуын аңлатканнар

Балаларда “омикрон” билгеләре гадәттә инфекция йоктырганнан соң бер-ике көн узгач пәйда була. Роспотребнадзорның Мәскәү фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова шулай дип белдергән.

“Омикрон” йоктыру билгеләре, кагыйдә буларак, икенче-өченче көнне сизелә башлый, әмма соңрак – 7нче көнгә кадәр дә күренергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән ул.
Белгеч әйтүенчә, хәзерге вакытта 7-14 яшьлек балалар да, 15-17 яшьлекләр дә еш авырый. Аларның мәктәптә һәм аннан читтә күп аралашуларына бәйле бу. Шул ук вакытта чир йоктыру куркынычы белән баланың җенесе арасында бернинди дә бәйлелек юк: кызлар да, малайлар да бер үк дәрәҗәдә еш авырый.
Руженцова билгеләп үткәнчә, балалар “омикрон”ны гадәттә җиңелчә уздырып җибәрә. 1 процентыннан кимрәгендә генә чир авыр уза, 3 проценты хастаханәгә салына.


Фикер өстәү