«Авылыбызда трактор иярләүче хатын-кызлар күп»

Социаль челтәрләрдә Яшел Үзән районының Олы Җәке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинаның үзе рульгә утырып, трактор белән кар эттергәнен төшергән видеоны күргән кешеләр аңа соклануын белдерде. Фирая ханым исә бик тыйнак кына итеп:

– Моның бернәрсәсе дә юк. Бездә бик күп хатын-кыз машина йөртә, трактор иярләүчеләр дә шактый. Мин башкалардан берни белән дә аерылып тормыйм, – ди.

Егерме ел бер җирлекне (ә анда биш авыл керә) җитәкләгән көчле хатын-кыз әйтә бу сүзләрне. Бу еллар эчендә төрле хәлләр күрергә, сынауларда сыналырга, җиңүләргә сөенергә насыйп булган.

– Шушы вакыт эчендә авылларыбызда халык күпкә кимеде. Үлем-китем күп. Бүген җирлектә 919 кеше яши. Яшьләрнең күпчелеге шәһәргә чыгып китә. Авылда йорт тергезүчеләр дә бар. Гомумән, бик тырыш, үҗәт, мул тормышлы халык яши бездә. Фермерлык киң үсеш алган, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән күпләп шөгыльләнәләр. Пай җирләрен рәсмиләштереп, шунда үлән, ашлык үстереп сатучылар да бар, – ди ул.

Әле шушы көннәрдә авылларында зур кунаклар көтәләр икән. Биредә хәләл ял итү комплексын ачмакчы булалар. Авылда һәр төрле җиләкләр үстерү белән шөгыльләнә торган «Гектария» дип аталган фермер хуҗалыгында күк җиләккә кадәр бар. Авылдашлары кебек үк, җирлек башлыгы да балалары белән бергәләп виктория, суган үстерә.

– Ел да 2 мең төп җиләк, 10 мең төп суган утыртабыз. Бер орлыктан 780 грамм авырлыктагы суганнар үстерәбез. Узган ел, җәй коры килү сәбәпле, 480 граммлыларны гына үстерергә ирештек. Балалар, хайван карау авыр, дип, быел бетерергә киңәш иттеләр, – ди җирлек башлыгы.

Транспорт белән дуслыгына килгәндә, аңа гаҗәпләнергә кирәкми, дип саный.

– Машина йөртә башлавыма да егерме ел чамасы инде. Бездә аның белән кеше шаккатырып булмый. Бу – гадәти күренеш, – ди ул. – Хатын-кызлар машина да, кечкенә «Кытай тракторлары»н да иярли. Җәен ирләре эштә вакытта бар эшне шуның белән эшлиләр.

Авыл советының үз тракторы юк икән. Кышын, бер оешма белән килешү төзеп, тракторны шуннан алып торалар. Ул булмаганда, авыл халкы үз тирәләрен үзләре көри, эттерә.

– Быел кардан уңдык без. Әле кичә, мәсәлән, юлларны ике трактор белән чистарттык. Урамнар тар булгач, куярга урын гына табып булмый. Авыллар арасын да шактый узасы. Дүртәр чакрым чистартып барырга кирәк. Килешенгән трактор кайтканчы, иртән иртүк энекәш үз тракторы белән бер урамдагы юлларны бөтенләй чистартып бетерә. Авылдашларым Айдар Ибраһимов, Илнур Шәйхетдинов, Илһам Зиннәтуллин, Рамил Назыйров, Рәис Шәрифҗанов, Радик Закировка аерым рәхмәт, – ди Фирая Фәйзуллина.

Тәҗрибәле башлык әйтүенчә, авылда рәхәт, матур итеп яшәр өчен барлык шартлар да бар. Саулык белән тырышлыгы гына булсын.

– Егерме ел авыл башлыгы булып эшләр өчен, холкың стрессларга чыдам булырга тиеш, – дип елмая ул. – Шулай ук кешеләрне ярату да – иң кирәкле сыйфатларның берсе. Тәҗрибә белән бергә кырыслыгы, усаллыгы да килә торгандыр инде. Эшең алга барсын өчен аннан башка да булмый. Безнең авылда су, ут буенча проблема юк. Авыл урамнарында гына 80гә якын ут баганасы бар. Бер авылда юлларны яхшыртып бетерсәк, анысы да проблема булудан туктый. Рәхәт итеп яшәгән кешегә авылыбызда бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү