Порошенко Путинның сәяси сыену урыны бирү тәкъдимен кире каккан

Украинаның элекке президенты Петр Порошенко Россия Президенты Владимир Путинның сәяси сыену урыны бирү тәкъдименнән баш тарткан. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Порошенко белдергәнчә, Украинаның бүгенге президенты Владимир Зеленский, Порошенконы эзәрлекләп һәм аңа карата җинаять эше кузгатып, Путинга бүләк ясый. Элекке президент әйтүенчә, “бүген Россия янавына караганда Порошенко күбрәк кызыксындырган хокук саклау органнары тырышлыгын илне саклауга юнәлтергә кирәк”.

“Ә Владимир Владимировичка биредә – Украинада барысын да үзебез хәл итә алуыбызны, ниһаять, аңлавын телим. Россиянең һаман саен Украина сәясәте һәм сәясәтчеләр турында кайгыртуына инде күптән нокта куелды. Мин Украина Президенты булып сайлангач та нокта куелды”, – дип язган Порошенко телеграм-каналында.

Баксаң, Путин Франция президенты белән сөйләшүләрдән соң Порошенкога Россиядә сыену урыны тәкъдим иткән икән.

“Порошенко Украина президенты булганда, ниндидер авырлыклар килеп туса, Россиянең аңа сәяси сыену урыны бирергә әзер икәненлеген әйткән идем. Порошенко ул чагында моннан көлде генә. Әмма мин бүген тәкъдимнең үз көчендә калуын әйтәсем килә. Донбасстагы хәлләрне җайга салу буенча төрле фикердә торуыбызга карамастан (минем уйлавымча, бу юнәлештә ул күп хата ясады), аны дәүләт җинаятьчесе буларак эзәрлекләү – бүгенге Украина җитәкчелегенең чиктән тыш кыланышы”, – дигән Россия Президенты.


Фикер өстәү