Коткаручының кызын коткарыйк!

Яшел Үзәндә яшәүче 4 яшьлек Анисия Никитинага ярдәм кирәк. Сабыйның йөрәгендә авыруы бар. Өстәвенә үпкәсендәге кан тамырлары да кысылган. Чит ил табиблары баланы савыктыру өчен өч миллион ярым сумнан артык акча сорыйлар.

– Авырым 20 атналык чагында табиблар баланың йөрәгендә авыру барын әйттеләр. Тугач та катлаулы операция кирәк булачак, дип кисәттеләр. Мин кызымны 37 атнада таптым. Йөрәк авырулары өстенә эчәкләрендә дә кимчелекләр табылды. Шуңа да аны республика клиник балалар хастаханәсенә алып киттеләр, – дип сөйли әнисе Татьяна.
Башта Анисиянең эчәкләренә операция була. 20 көннән соң йөрәгенә дә ясыйлар. Сабый 14 көн реанимациядә ята.

– Сабыем бик авырлык белән булса да, әкренләп тернәкләнде. Әмма әле дә яшьтәшләрен куып җитә алмый. Соңгы арада сәламәтлеге тагын какшап китте. Казанда табибларга күрсәттек. Алар үпкәдәге кан тамырларның кысылуын әйттеләр. Безгә шул тамырларны киңәйтү өчен тагын бер операция кирәк. Аны чит илдә генә ясыйлар, – ди әнисе.

Анисиянең әтисе коткаручы булып эшли. Бик күпләрне янгыннан коткарган ирнең кызына ярдәм кирәк. Әмма әтисенең генә көченнән килми. Шуңа да бу гаиләгә “Алеша” хәйрия фонды булыша. Сабыйның гомерен саклар өчен 9112 номерына үзегез бирәсе сумманы күрсәтеп смс җибәрергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү