Россиядә коронавирус инфекциясенең дүртенче дулкыны башланды

Россиядә яңа коронавирус инфекциясенең дүртенче дулкыны башланды, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Владимир Чулановка сылтама белән.

Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәгендә коронавирус инфекциясенә кагылышлы хәл аеруча катлаулы, бу Россиядәге вазгыятькә дә бәйле.

«Бүген бездә көн саен коронавирусның 40 меңнән артык очрагы теркәлә, илдә өченче дулкын салмак кына дүртенче дулкынга үсеп җитте, ул күп кенә төбәкләрдә дәвам итә әле», — диде эксперт X «Молекуляр диагностика – 2021» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында.


Фикер өстәү