Дәүләт Советында ике яңа депутат эшләячәк

Татарстан Дәүләт Советында әлегә кадәр буш булган ике депутатлык мандатын Динар Бариев һәм Альберт Яһудинга тапшырдылар. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул турында карар кабул ителде.

Аның нигезендә Динар Бариев һәм Альберт Яһудин республика парламенты депутатлары сыйфатында теркәлде һәм аларга таныклыклар тапшырылды. Яңа депутатлар Дәүләт Советының инде киләсе утырышында ук үз вазыйфасына алыначак.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Советының үткән утырышында, Дәүләт Думасына сайлану сәбәпле, депутатлар Татьяна Ларионова һәм Артем Прокофьевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән иде. Шул сәбәпле республика парламентында ике мандат бушап калды. Берсе – «Бердәм Россия»нең партия исемлеге буенча (Ларионова), икенчесе – КПРФтан (Прокофьев). Сәяси партияләр җитәкчелеге, тиешле карарлар кабул итеп, вакантлы депутат мандатларын биләүгә кандидатлар билгеләде.


Фикер өстәү