Рөстәм Миңнеханов Туполев исемендәге халыкара премия тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе ГАҖ филиалы – А. Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы директоры – генераль директоры Евгений Марчуковка А.Н. Туполев исемендәге халыкара премияне тапшырды. Тантана Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Евгений Марчуков 1956 елда Мәскәүдә туган. Техник фәннәр докторы, Мәскәү авиация институты профессоры. 1979 елдан А. Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшли, 2010 елдан әлеге оешманы җитәкли.

Илебезнең тоташ металлдан самолет төзелешенә нигез салган, генераль конструктор, СССР Фәннәр Академиясе академигы Андрей Николаевич Туполев исемендәге халыкара премия, гадәттәгечә, конструкторның туган көнендә, 10 ноябрьдә, һәм Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тапшырыла. Ул 2014 елда республика җитәкчесе тарафыннан гамәлгә куелды.

Премия инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле өлеш керткән һәм күренекле совет авиаконструкторы Андрей Туполев истәлеген мәңгеләштерү өчен Россия һәм чит ил галимнәрен бүләкләү максатында ике елга бер тапкыр тапшырыла.


Фикер өстәү