Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 242 очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 яңа очрагы теркәлгән. Икесе читтән кертелгән, 240ы аралашу сәбәпле йоккан.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, 70 кешене хастаханәгә салганнар, 172 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 141 очрагы Казанда расланган. Чистайда – 25, Түбән Камада – 13, Чаллыда 17 кешедә вирус табылган.

Алексеевск һәм Лаешта – җидешәр очрак, Биектау һәм Яшел Үзәндә – бишәр, Нурлатта – 4, Аксубай һәм Питрәчтә өчәр кеше коронавирус йоктырган. Югары Ослан, Минзәлә, Саба районында икешәр очрак ачыкланган. Апас, Әтнә, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе. Тукай районнарында коронавирусның берәр очрагы теркәлгән.

10 ноябрьгә Татарстанда коронавирусның 32 мең 898 очрагы билгеле. 26 мең 241 кеше терелгән. Барлыгы 1 млн 733 мең 171 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 161 мең 120 се икенче прививкаларын ясаткан.


Фикер өстәү