Татарстанда күмәк иммунитет күрсәткече 56 процент тәшкил итә

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, бүгенгә республикада яшәүчеләрнең 56 проценты чамасы (бу санга балалар керми) прививка ясаткан. Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның 80 процентын вакцинацияләргә ниятли.

– Вакцинацияләү темпы кимемәсә, декабрь башында бу күрсәткечкә ирешәчәкбез”, – дигән Авдонина.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 1,7 миллион кеше вакцинаның беренче дозасын кадаткан. Шуның 1,2 миллионы инде ике прививканы да ясаткан.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда вакцинация бик югары темпта алып барыла.


Фикер өстәү