«ШАЯН ТВ» Төркия мультфильмнарын татар телендә күрсәтәчәк

Бу хакта каналның өч еллыгына багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

– Безнең өчен бик зур бәйрәм бүген. Бу өч елда  уңышларыбыз бик күп булды, әмма иң зурысы – тамашачылар мәхәббәте. Татар мохитен булдыру, татар телен популярлаштырудан тыш, төп максатыбыз – һәр татар баласының күңеленә барып җитү, аны белү һәм барлап тору. Без барламасак, алар белән кечкенәдән дус булмасак,  үстермәсәк, милләтебез дә үсмәс иде, – дип сөйләде каналның башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

«ШАЯН ТВ» каналының тәрҗемә студиясе өч ел дәвамында ун меңгә якын сериал тәрҗемә иткән. Күптән түгел каналда балалар бик яратып карый торган «Лунтик» һәм «Барбоскины» сериаллары да татар телендә күрсәтелә башлаган.

– Америка, Англия, Бразилия илләре белән тыгыз эшлибез. Күптән түгел Төркия телеканалы да безнең белән элемтәгә чыкты. Киләчәктә Төркия мультипликацион сериалларын да татар телендә күрсәтергә планлаштырабыз, – диде «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы, дубляж студиясе мөхәррире, режиссеры Илназ Сибгатуллин.

Аның әйтүенчә, каналның социаль челтәрләренә «тавышландыру»да катнашырга теләгән балалардан бик күп хатлар килә.

– Үзебезнең студиядә тәрҗемәчеләр һәм дубляж актеры мәктәбен булдырдык. Каналның алып баручылары һәм килгән балалар Татарстанның атказанган артистлары белән бергә мультфильмнарны «тавышландыра» ала, – диде ул.

                                                                                       Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү