УЗИ-табибы: УЗИ – иң куркынычсыз тикшеренү ысулы

УЗИ – замана медицинасында кулланылган иң нәтиҗәле тикшеренү ысулларының берсе. Әлеге ысул ярдәмендә нинди чирләрне ачыкларга мөмкин? Аңа ничек әзерләнергә? УЗИ-табибы Диләрә Мөхәммәтова әлеге тикшеренү ысулы белән бәйле иң актуаль сорауларга җавап бирде.

– Диләрә Гәбделнуровна, УЗИның башка тикшеренү алымнары белән чагыштырганда өстенлеге нидә?

– УЗИ – эчке орган һәм системаларны күрергә ярдәм иткән иң гади ысул. Гадәттә, ул табиб кушуы буенча уздырыла. Теге яки бу җире авыртканда аны үзлегеннән барып ясатучылар да бар. УЗИ – иң куркынычсыз тикшеренү ысулы. Аның төп өстенлеге әнә шунда. Аны йөкле хатын-кызлар да, балалар да курыкмыйча уза ала. УЗИның кыска вакыт эчендә башкарылуы да игътибарга лаек. Әлеге процедура вакытында бернинди авырту, уңайсызлык та сизелми.

– УЗИ ярдәмендә нинди авыруларны ачыкларга мөмкин?

– Бу урында иң элек шуны искәртергә кирәк: УЗИ нәтиҗәләре буенча гына төгәл диагноз куеп булмый. Моның өчен кешенең билгеле бер анализ тапшырган, тар белгечләрне дә узган булуы кирәк. УЗИ ярдәмендә исә ашказаны-эчәк (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе), йөрәк-кан тамыры, сидек юлы (бөер, сидек куыгы, мәни бизе ялкынсынуы), хатын-кызның репродуктив органнары (сөт бизләре, калкансыман биз, лимфа) авыруларын абайлап алырга мөмкин.

–  Ут куыгындагы таш компьютер томографиясеннән яхшырак күренәме, әллә инде УЗИданмы?

– Иң беренче чиратта ул УЗИда күренә. КТ белән МРТ – кыйммәтле тикшеренү. Аларны УЗИ ясаганнан соң диагноз куйганда шик туган очракта гына узарга кирәк.

– Ни өчен йөкле хатын-кызга өч тапкыр УЗИ ясатырга кирәк?

– Йөклелек чорында УЗИ өч кенә түгел, ун тапкыр да ясалырга мөмкин. Скрининг-УЗИ исә өч тапкыр гына ясала. Аның беренчесе йөклелекнең 11–14 атнасында яралгыда хромосомолар белән бәйле хилафлыкларны ачыклау өчен үткәрелә. 18–21 атнада үткәрелгән икенче УЗИда бала организмының орган һәм системалары тикшерелә. Йөклелекнең 30–34 атналыгында үтү мәҗбүри булган өченче скринингта соңгы срокта гына ачыклана торган үсеш тоткарлыклары күренергә мөмкин. Ул аналык, аналык муентыгы, плацента торышын да ачыкларга ярдәм итә.

– Профилактика максатыннан УЗИны ничә яшьтән узарга рөхсәт ителә?

– УЗИ тикшеренү өчен яшь чикләре юк. Бернәрсә дә борчымаган очракта, өлкәннәр аны елга бер мәртәбә уза ала.

– УЗИ ярдәмендә яман шешне дә ачыклап була, диләр…

– УЗИ гына түгел, хәтта КТ, МРТ вакытында да яман шешне чамаларга гына була. Төгәл диагнозны гистологик тикшеренү узганнан соң гына куярга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

УЗИга ничек әзерләнергә?

УЗИ аша тикшерелергә тиешле орган Ничек әзерләнергә?
Бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак УЗИ үтәргә өч көн кала кара икмәк, кәбестә, борчак, фасоль, җиләк-җимеш, баллы әйбер ашаудан, сөт, соклар, газлы эчемлекләр эчүдән тыелып торыгыз. УЗИга 12 сәгать кала ашарга ярамый, 3 сәгать кала су эчәргә ярамый.
Калкансыман биз, бөер, йөрәк, сөт бизләре, буыннар, йөклелекнең икенче триместрында Алдан әзерләнергә кирәкми
Сидек куыгы, аналык, аналык бизе Сидек куыгы буш булырга тиеш. Метеоризмнан интеккән кешегә тикшеренүгә 1–1,5 сәгать кала симектиона нигезендәге дару эчеп куярга кирәк.
Мәни бизе, кече оча сөяге УЗИ узарга бер көн кала яшелчә, җиләк-җимеш, ипи ашауны киметергә кирәк. Тикшеренүгә кадәр берничә сәгать алдан клизма ярдәмендә юан эчәклекне чистартырга кирәк.

 


Фикер өстәү