Һаваны чистартучы 5 гөл

Хәзер өебездәге һаваны чистарту өчен  нинди генә җайланмалар юк. Әмма кайбер гөлләр һаваны бер дә алардан  ким чистартмый икән. Белгечләр әлеге гөлләр һәркемнең өендә булырга тиеш дип саный.

🌿 Алоэ кислород күләмен арттыра,  углекислый газны һәм формальдегидны йота.  Бер алоэ тугыз биологик чистарткычка тиң дип санала.

🌿 Фикус нәзберек түгел, шуңа аны үстерү дә күп көч таләп итми. Ул шулай ук – формальдегидтан чистартучы иң шәп чара. Әмма аның яфраклары агулы булу сәбәпле, кечкенә балалары һәм йорт хайваннары булганнарга сак эш итәргә кирәк.

🌿 Хлорофитум –  яктылык аз булганда да фотосинтезга сәләтле үсемлек.  Токсин, формальдегид, стирол һәм  шулай ук бензин исләрен яхшы йота. Бер үсемлек 200 квадрат метр мәйдандагы һаваны чистартырга сәләтле.

🌿 Сансаверия һаваны токсиннардан  чистарта, кислородны төнлә җитештерә.

🌿 Спатифиллум химик токсиннардан котылырга ярдәм итә, хәтта һаваданы формальдегид, трихлорэтиленнан да чистарта.


Фикер өстәү