Аеуча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов Sputnik радиосына биргән интервьюсында коронавирусның үсешендә мөмкин булган өч вариантны атады.
Беренче вариант: вирус акрынлап икенче биологик төргә күчәчәк, вирусның аның белән «иммун консенсусы» формалашачак.
Икенче вариант: вирус акрынлап көчсезләнәчәк һәм юкка чыгачак. Әйтик, Атипик пневмония (SARS, – ред.) һәм MERS (Якын Көнчыгыш респиратор синдромы, – ред.) белән нәкъ шулай булды.
Өченче, кешелек өчен иң начар вариант: вирус, грипп кебек үк, кеше популяциясендә паразит булып яшәүгә җайлашачак.
Эксперт вакцинациянең коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым булуын билгеләп үтте.