Коронавирустан вакцинацияне прививкалар календарена кертергә җыеналар

Дәүләт Думасы депутатлары коронавирустан вакцинация ясауны илкүләм прививкалар календарена кертергә ниятли. Бу хакта закон проекты ел азагына кадәр кабул ителергә мөмкин.

Документ техник һәм юридик яктан икенче, өченче укылышларда кабул ителүгә әзер дә икән инде. Шуннан соң законны Федерация Советы хупларга һәм аңа Россия Президенты кул куярга тиеш. Бу хакта “Известия” Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау комитеты рәисе беренче урынбасары Федот Тумусов сүзләренә таянып хәбәр итә.
— Якын араларда без аны караячакбыз дип уйлыйм. Безнең әлегә төп максат – вакцинацияне финанслау тәртибен билгеләү, – дигән депутат.
Сүз уңаеннан, Россиянең дистәләрчә төбәге коронавирустан мәҗбүри вакцинация керткән. Шуңа күрә законны инде бөтен ил территориясендә эшли башлаган дип әйтергә дә мөмкин.


Фикер өстәү