Кемнәргәдер өйдә торып эшләүгә күчү мөмкинлеген аңлатканнар

Сулыш органнарына бәйле авырулардан интегүче хезмәткәрләр, үзләренең төбәгендәге урман янган очракта, эш бирүчеләреннән өйдә торып эшләүгә күчерүне сорый алалар. Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау комитеты рәисе беренче урынбасары Федот Тумусов шулай дип белдергән.
“Сулыш органнары авыруларыннан интегүе сәбәпле эш урынында эшли алмаган кеше җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җитәкче аны дистанцияле эшкә күчерү турында карар кабул итүгә хокуклы”, – дип билгеләп үткән ул Ura.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Шул ук вакытта парламентчы басым ясап әйткәнчә, урман янгыннары чорында өйдә торып эшләүгә күчерү турындагы мәсьәләне төбәк җитәкчеләре хәл итәргә тиеш. Тумусов әйтүенчә, төтен тирә-юньгә нык таралмаганда, хезмәткәр организмына артык зыян китермичә генә эшләргә мөмкин әле. Әмма төтеннең бик нык таралуы сәламәтлеккә зыян салу гына түгел, үлемгә дә китерергә мөмкин.
“Әйдәгез, барысын да өйдә торып эшләүгә күчерәбез, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Хастаханәләр, торак-коммуналь хуҗалык кебек оешмалар бар – аларны ташлап китү мөмкин түгел. Шуңа күрә һәр очрак аерым каралырга тиеш”, – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.


Фикер өстәү