Югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучыларга “студент капиталы” бирергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты, “Гадел Россия” фракциясе башлыгы урынбасары Федот Тумусов Россия вузлары һәм көллиятләрен көндезге уку формасында тәмамлаган егет-кызларга 500әр һәм 250шәр мең сум күләмендә “студент капиталы” бирергә тәкъдим иткән. Депутат әйтүенчә, бу акчаны торак арендасына, юл йөрүгә яки яшь белгечкә үз эшен ачуга тотып булыр иде. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Федот Тумусов фикеренчә, мондый ярдәмне көндезге формада тәүге тапкыр югары (башлангыч һөнәри яки махсус урта) белем алган егет-кызларга тәкъдим итү кирәк.  Моның өчен, укырга кергәндә, һәр студентка махсус банк счеты ачып, счетка, уку йорты тибына бәйле рәвештә: вузлар студентларына – 500 мең сум, көллиятләр һәм техникумнар студентларына – 250шәр мең сум акча күчерергә мөмкин. Бу акчаны диплом алганнан соң берничә максатка: юл йөрүгә, торак арендасына яки үз бизнесыңны ачуга тотарга рөхсәт бирү дөрес булыр дип уйлыйм, дигән ул.

Шул ук вакытта, депутат әйтүенчә, мондый капиталны гамәлгә кертү һәм түләү тәртибен Хөкүмәт билгеләргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, уку йортын тәмамлап кына чыккан яшьләр арасында күбесенең ни акчасы, ни торагы юк. Шуңа күрә совет чорында уку йортын тәмамлаган яшь белгечләргә ничек итеп “подъемный” лар түләнгән булса, хәзер дә шул гадәткә әйләнеп кайтырга кирәк.


Фикер өстәү