Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. Өч ир-ат һәм ике хатын-кыз вирус корбаны булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

1946, 1955 һәм 1957 елгы ир-атлар, шулай ук 1939 һәм 1962 елгы хатын-кызлар вафат булган.

Covid-19 пандемиясе вакытында республикада барлыгы 1127 кешенең гомере өзелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлану очракларының максималь саны ачыкланган.


Фикер өстәү