Фикерләрегезне юллагыз!

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023-2025 елларга тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе проектын төзегән. Һәм бу хакта халыкны фикер алышуга чакыра.

Әлеге стратегиянең төп бурычлары да билгеле. Ул оешмаларның нәтиҗәлелеген арттыру, коммуналь өлкәдә эшләүче инвестиция программалары санын арттыру.Шулай ук стратегиядә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен амортизация түләүләрен мәҗбүри куллану механизмын булдыру, дәүләт комитетын һәм тарифларны җайга салуны үзгәртеп кору, тарифлар дифференциациясен киметү бурычы тора.
Тарифлар стратегиясе буенча фикер алышу 2021 елның 15 декабренә кадәр узачак. Тармак белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре яңа стратегиягә үз тәкъдимнәрен- фикерләрен әзерли ала. Ул хакта Дәүләт комитеты Fadeeva.Tatyana@tatar.ru адресына җибәрергә кирәк.


Фикер өстәү