Уен биргән сабак

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында балалар бакчалары, мәктәпләр арасында уздырылган бәйгедә грант отучылар билгеле булды. Әлеге чара   республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелгән. Җиңүчеләр 500 мең сум акча белән бүләкләнде. Әлеге грантны 100 бакча һәм 100 мәктәп алды. Шуларның берсендә – Казандагы  67 нче «Күчтәнәч» бакчасында булып, милли тәрбия бирү үзенчәлекләре турында кызыксындык.

Балабызны какмаслармы?

Миллилек урамнан ук башлана. Монда бакчага килүче сабыйларны, әти-әниләрне иртә-кич татар һәм рус кызлары каршы ала. Чын түгел, әлбәттә, шулай да  дуслыкка урын бар икәнлеге күренә.

Бакчада 372  сабый тәрбияләнә, шуларның 13е – төрле милләт вәкилләре. Арада әфган, азәрбайҗан, төрек, төрекмән, кыргыз, чуаш балалары да бар.

– Сабыйларда дуслык хисе көчле. Бервакытта да, син – татар, рус, яки чуаш дип әйтмиләр, бер-берсен аермыйлар. Балалар бит алар. Ничек сөйләсәң, шулай кабул итәләр. Дошманлык юк. Башка милләт әти-әниләре башта: «Балабызны бирсәк, какмаслармы?» – дип борчылып кына китерсә, мохитне тойгач тынычланалар, – ди бакчаның өлкән  тәрбиячесе Оксана Садертдинова. – «Күчтәнәч»нең үзенчәлеге – татарлыкта. Без хисап өчен түгел, балалар татар телен белсен дип тырышабыз. Шул ук вакытта башка милләтләрнең гореф-гадәтләре, мәдәниятләренә дә урын бирәбез. Ел саен «Татар кызы» бәйгесендә катнашабыз.

Быел  әти-әниләр  бер-берсенә тагын да  якынайган. Халыклар бердәмлеге елына  һәр милләт вәкиле үз өлешен кертә. Әйтик, азәрбайҗан әнисе туган телдә шигырь сөйләгән, кыргызныкы җырлаган. Гаилә көнендә үз телләрендә бер-берсен котлап, видео төшергәннәр. «Милли дуслык» чарасында милли ризыкларын пешереп сыйлаганнар.

Бакча залы гына түгел,  ишегалды да дуслык, бердәмлек мәйданчыгына әйләнгән. 12 июнь – Россия көнендә, балалар асфальтка ил флагын ясаганнар.  «Иван Купала»  рус бәйрәмендә хәтта каен себеркеләренә кадәр алып килгәннәр. Сабан туенда  кашык, көянтә белән су ташыйлар, агач атта чабалар, чүлмәк ваталар, бүләкләр кисәләр. «Май чабу» бәйрәмендә коймак пешерәләр. «Нәүрүз»не дә бик күңелле итеп уздыралар.  Күңелле тамашаларны, сабыйларның шау-гөр  килүен үткән-сүткәннәр дә күреп, ишетеп тора.

Мирас

Бакча һәм мәктәпнең кайсына гына барсаң да, беренче чиратта, музейга дәшәләр. Бу юлы да шулай булды. «Күчтәнәч»некенә кермичә кала алмадык, чөнки грантка музей эшчәнлеген тәкъдим иткәннәр. Мәскәүдәге «Җиңү музее» белән хезмәттәшлек итәләр икән. Ишек төбендә беренче булып, пыяла астындагы чигелгән  түбәтәй, калфакларга күз төшә. Кечкенә бүлмәдә нәрсә генә юк.  Борынгы көнкүреш экспонатлары, милли киемнәр…  Бер киштәдә курчаклар тезелгән. Моннан Идел буе халыкларының ничек киенгәнен күреп була. Тула оекны татар гына түгел, башкорт, чуашлар да кигән, дип, уртак бәйләнешләрне дә күрсәттеләр. Сабыйларның яраткан урыны бу. «Бу әйбер нәрсәгә кирәк?» – дип, сорауларны яудырып кына торалар икән. Грант акчасын музейны киңәйтергә, шулай ук техник базны ныгытырга тотмакчылар. Бәхет бер елмайса елмая бит ул. Ике телне дә өйрәтү буенча  билингваль бакчалар арасында узган бәйгедә  500 мең сум акча отканнар.

Апа, уйныйбызмы?

Татар теле дәресләре (бакчада «шөгыль» дип төзәтәләр. – Авт.) әнә шул сораудан  башлана. Сабыйлар дәрескә укырга дип түгел, уйнарга дип килә. Монда рус телендә сөйләшкән  бер генә тәрбиячене дә күрмәдек.

– Минем бервакытта да, хәзер сезнең белән татарча сөйләшәбез, дип әйткәнем юк.  Әйдәгез миңа кунаккка, дип чакырам. Балалар бүлмәгә уйнарга дип керәләр. Әби-бабайны кунакка чакыру, туган көн, милли ризыклар белән сыйлау, кибеткә бару… Балалар үзара төрле уеннар уйныйлар. Башка милләт уеннары да читтә калмый. Бигрәк тә «Түбәтәй» дигәнен яраталар. Бер-берсенә сораулар биреп, җавап кайтаралар.  Аралашу шулай туа. Катлаулы сүзләр әйтмим, бары алар дәрәҗәсендә генә сөйлим. Әти-әниләре килгәч, яңа өйрәнгән сүзләрне әйтәләр. Һәр өйрәнгән сүзгә сөенәләр. Әти-әниләр белән соиаль челтәрләрдә эшне дәвам иттерәбез, – ди татар теле тәрбиячесе Фәрдия Миннегалиева.

Фәрдия Миннегалиева  бакчада 10 ел эшли. Аннан әти-әниләр, балаларның туган телгә карашы турында да сорадык.

– Беренче  елларда, «Татар бакчасы булгач, балам рус телен онытмасмы икән?» – дип сораучылар да булды. «Ничек онытсыннар инде, ике телне дә беләчәкләр», – дип,  еш кабатлап тордык. Тамчы тама-тама бозны тишә. Татарча сүзләр әйтеп торган саен,  бала күңеленә сеңеп кала. Өйгә кайткач, әти-әниләр дә нәтиҗәсен күрә, – ди тәрбияче. – Татар теле тәрбиячесе булу авыр түгел. Әти-әниләрнең, үзебез дә татарча белмибез, диюләрен күңелгә якын кабул итәм. Әгәр син татар икән, өйрәт. Өйрәтергә җаең булмаса, тәрбиячеләргә, укытучыларга моны эшләргә ирек бир. Гаиләдә әни татар булса, тел саклана әле, башка милләттән булса, югала. Әти-әниләр башта русча сөйләшәләр, мохитне аңлагач, татар сүзләрен үзләре дә өйрәнә башлый. Менә монысы бик рәхәт.  Балаларда татарча өйрәнү теләге бар, булмаганнары бик сирәк. Хәзерге баланы кәгазь белән кызыксындырып булмый. Алар – техника баласы. Баланы кызыксындыру өчен, күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә телне җиңел, биздермәслек итеп кенә өйрәтәбез.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү