Санчура районы кибетләреннән Африка чумасы вирусы табылган казылык әйберләре алынган.
Киров өлкәсе ветеринария идарәсендә районның берничә кибетендә тикшерү уздырулары, 7 тестның 3се вируска уңай нәтиҗә бирүе турында әйткәннәр. Өлкә губернаторы кичекмәстән Санчура районында карантин кертү турындагы указга кул куйган.
Хәзер дәүләт ветеринария хезмәте инфекцияле продукцияне юк итү буенча чаралар үткәрә.